"Бердәм Россия" фракциясе утырышы булды

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 09:41

Бүген Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар берничә оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов үзенең депутат эшчәнлеге турында хисап тотты. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

«Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышларында депутатлар эшчәнлеге турындагы хисап ясау инде традициягә әйләнде.

Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов үзенең докладында закон чыгару эшчәнлегенә генә түгел, ә сайлаучылар белән эшләүгә дә аерым басым ясады. Дүртенче чакырылыш Россия парламентының түбән палатасында эшләү  чорыннан башлап, депутатның үзе тарафыннан яисә автордаш буларак  мәгариф, спорт, яшьләр һәм милли сәясәт өлкәсендә 308 закон инициативасы кертелгән, шуларның 181е закон буларак кабул ителгән. Шул ук чорда Илдар Гыйльметдинов республикадан Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы буларак кертелгән йөзгә якын федераль закон проектын тәкъдим иткән, шуларның 17се федераль законнар буларак кабул ителгән. Узган елда Дәүләт Советыннан Россия парламентының түбән палатасына 30га якын закон инициативасы кергән, шуларның 8е закон көчен алган.

Илдар Гыйльметдинов сайлау округында эшләүгә аерым тукталды. Ел саен депутат тарафыннан  кырыклап граждан кабул ителә, 150дән артык  мөрәҗәгать карала.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International