Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 12:00

Бүген, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы иде.

Чараның югары иҗтимагый әһәмиятен искә алып Дәүләт Советының 35 нче утырышында турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляция оештырылды. Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә утырышның онлайн-трансляциясен карау мөмкин булды.

Юллама Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагыла. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый хәленә җентекле анализ ясады, Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде.

Юлламаның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ТР Президенты юлламасы игълан ителгән парламент утырышына, гадәттәгечә, Дәүләт Советы депутатлары белән беррәттән дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм республиканың киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Утыз бишенче утырышта республика Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, суд органнары, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт идарәсенең территориаль органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, дини конфессияләр, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, ветераннар, Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Президенты чыгышыннан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка агымдагы социаль-икътисади вәзгыятькә төгәл анализ ясаганы, шулай ук Дәүләт Советының депутатлар корпусы эшчәнлегенә югары бәя биргәне өчен рәхмәт белдерде.

«Без юлламада куелган бурычларны мөмкин кадәр күбрәк тормышка ашыру һәм кешеләребезнең лаеклы тормышын тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, мәсьәләләрнең күбесе башкарма һәм муниципаль хакимият органнарына кагыла, әмма республиканың уңышы Татарстан хакимиятенең барлык тармакларының уртак эшеннән тора.

«Һичшиксез, яңа чакырулар республиканың күптармаклы икътисадына, тулаем алганда Татарстанның күпмилләтле халкы тормышына үз йогынтысын ясый, - диде Дәүләт Советы Рәисе, - безнең үсешкә актив каршылык күрсәтергә теләүчеләр бар. Әмма безгә ныклык, бердәмлек һәм җаваплылык күрсәтү, илебезнең милли лидеры тирәсендә берләшү өчен озак еллар дәвамында тупланган уртак эш тәҗрибәсе җитәчәк".

Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларга, барлык татарстанлыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тирәсендә берләшү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. "Ул чагында без барлык бурычларны уңышлы тормышка ашыруны тәэмин итәчәкбез", - диде ул.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, якын арада Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елының гомуми планында конкрет тәкъдимнәр эшли башларга кирәк. «Бу Татарстан өчен фундаменталь кыйммәтләр, - диде ул, - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында безнең дуслыкны, тынычлыкны һәм татулыкны тагын да ныгыту өчен без бөтен көчебезне куячакбыз».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика депутатлар корпусы Россиядә игълан ителгән педагог һәм остаз елын уздыруда да актив катнашачак.

Әлеге һәм башка юнәлешләр буенча килешенгән эшне тәэмин итү өчен Дәүләт Советы Президиумы һәм Хөкүмәт тарафыннан юлламаны гамәлгә ашыру буенча тиешле чаралар комплексы эшләнәчәк.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International