Бюджет турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 13:43

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 28 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документны икенче укылышта караячаклар.

Дәүләт Советына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән бюджет турындагы закон проекты парламентның профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлары утырышларында каралды. Республиканың төп финанс законы парламент тыңлаулары форматында тикшерелде. Моннан тыш, Татарстанның барлык муниципалитетлары катнашында да республика киңәшмәсе узды. Профильле комитет бәяләве буенча, бюджет турында фикер алышу чараларында, гомуми алганда, меңнән артык иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар катнашты. Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләр вәкилләре дә үз тәкъдимнәрен белдерде. Барлык тәкъдимнәр республика Хөкүмәтенә киләчәктә бюджет өстендә эшләгәндә исәпкә алу өчен җибәрелде.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, быел Россия икътисады яшәешенең тышкы һәм эчке шартлары кардиналь рәвештә үзгәрде. Чит ил дәүләтләре керткән санкцияләр ил икътисады үсешендә сизелерлек чикләүләр күрсәтә, әмма икътисадтагы вәзгыятьне тотрыклыландыру, бизнес чыгымнарын киметү, эш урыннарын саклау буенча үз вакытында кабул ителгән федераль һәм республика чаралары күп очракта тискәре социаль-икътисадый нәтиҗәләрне шомартты. Катлаулы шартларга карамастан, республикада гражданнарга социаль түләүләр һәм бизнеска салым ташламалары каралган бюджетны формалаштыру мөмкин булды. Бюджет-2023 программа форматында формалаштырылган, социаль әһәмияткә ия һәм агымдагы чыгымнар күләме арттырылган һәм 2023 елга алар чыгымнарның гомуми күләменең 80% ын тәшкил итәчәк.

Гадәттә, сессиядә беренче уку режимында Татарстанның чираттагы финанс елына һәм план чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы карала. Сессиядә доклад белән республика Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Республика бюджетын эшләгәндә социаль-икътисадый үсешнең түбәндәге күрсәткечләре исәпкә алынды:

•        2023 елда тулаем региональ продуктның 0,8 %ка, 2024 елда 3,2 %ка һәм 2025 елда 2,7 %ка артуы;

•        сәнәгать җитештерүе индексы үсеше 2022 елда 0,7% ка, 2024 елда 3,5% ка һәм 2025 елда 2,4% ;

•        2023 елда реаль хезмәт хакының 2 %ка, 2024 елда 2,8 %ка һәм 2025 елда 2,6 %ка артуы;

•        кулланучылар бәяләре индексы үсеше 2023 елда 6,1% ка, план чорында 4% ка артуы.

2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты параметрлары турында депутатларга финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.

2023 елда республика бюджеты керемнәре 333,9 млрд. сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 361 млрд. сум, дефицит - 27,1 млрд. сум (республика бюджетына тулысынча туры килә, муниципаль бюджетлар дефицитсыз).

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты түбәндәге күләмнәрдә фаразлана: керемнәр - 394,4 млрд. сум, чыгымнар - 421,5 млрд. сум, 27,1 млрд. сум дефицит.

2024 елга фараз:

- берләштерелгән бюджет: керемнәр - 417,0 млрд. сум, чыгымнар - 444,2 млрд. сум, дефицит - 27,2 млрд. сум;

- республика бюджеты: керемнәр - 353,5 млрд. сум, чыгымнар - 380,7 млрд. сум, дефицит - 27,2 млрд. сум.

2025 елга фараз:

- берләштерелгән бюджет: керемнәр - 418,1 млрд. сум, чыгымнар - 445,4 млрд. сум, дефицит - 27,3 млрд. сум;

- Татарстан Республикасы бюджеты: керемнәр - 351,4 млрд. сум, чыгымнар - 378,8 млрд. сум, дефицит - 27,4 млрд. сум.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 2023 елның бюджеты белән бюджет сәясәтенең фундаменталь бурычлары - республика бюджет системасының баланслылыгы һәм тотрыклылыгы, социаль йөкләмәләрне үтәү, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру каралган.

«Өч елга бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләрендә гамәлдәге салым ташламаларын саклап калу, салым салуның яңа режимнарын һәм салым түләүләренең яңа тәртибен кертү каралган», – дип басым ясады профильле комитет башлыгы. Шул ук вакытта, Леонид Якунин фикеренчә, алдагы өч елда, гамәлдәге санкцион чикләүләрне һәм бюджет керемнәренең үз чыганакларын формалаштыруны исәпкә алып, чыгымнарны оптимальләштерү чараларын үткәрергә әзер булырга кирәк, һәм бу хакимият органнарына, муниципаль берәмлекләргә аерым җаваплылык йөкли.

«Бюджет проектында педагогик, медицина, социаль хезмәткәрләргә, мәдәният учреждениеләре персоналына, фәнни хезмәткәрләргә һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең башка категорияләренә хезмәт хакын ел саен арттыруга финанслар салынды, - дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе, - бюджетның чыгым өлешенең өстенлекле юнәлеше булып элеккечә кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру тора».

Леонид Якунин шулай ук махсус хәрби операция уздыру белән бәйле ашыгыч чыгымнарны хәл итү өчен республика Хөкүмәтенең Резерв фондын арттыруны күздә тоту тәкъдиме белән чыкты.

Гомумән алганда, 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына бюджет, профильле комитет бәяләве буенча, "агымдагы чакыруларга тулысынча җавап бирә, балансланган һәм гамәлдәге йөкләмәләрне һәм илкүләм максатларны исәпкә ала".

Бюджет проектына уңай бәяләмәне республиканың Хисап палатасы бирде. Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, бюджет турындагы закон проекты закон таләпләренә туры килә.

«Агымдагы вәзгыять төп бурычны – элек ирешелгән позицияләрне һәм икътисадның тотрыклылыгын саклап калу», – дип басым ясады  Марат Галиев, бюджет турындагы тәкъдим ителгән закон проектын анализлап. Депутат шулай ук ассызыклаганча, 2023 елда физик затлар кеременә салымнан керемнәрнең планлаштырылган күләме табышка салымнан артып китә. "Гражданнар реаль салым түләүчеләр булып бара, бу безгә өстәмә җаваплылык йөкли", – диде ул.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов хезмәттәшләренең игътибарын бюджетның социаль-икътисадый һәм халыкара кризисларның катлаулы шартларында формалашуына, махсус хәрби операция уздыруга юнәлтте. Хафиз Миргалимов шулай ук республика Президентына һәм Хөкүмәтенә КПРФтан кергән тәкъдимнәрне һәм социаль проектларны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Шуңа да карамастан, Хафиз Миргалимов фикеренчә, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре игътибарны көчәйтергә кирәк. "Татарстан - социаль-икътисадый үсеш критерийлары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче унлыкта, әмма хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча - өченчедә генә, күп кенә күрше субъектлардан калышабыз. Хезмәт хакыннан хезмәт хакына кадәр яшәүче кешеләр саны арта бара",  – диде ул.

Бюджет турындагы закон проекты күпчелек тавыш белән беренче укылышта кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International