Мобилизацияләнгән гражданнарны транспорт салымын түләүдән азат итәчәкләр

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 14:22

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, документ «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында эшләнгән.

Закон проекты 2021 елның салым чорында мобилизацияләнгән гражданнарны транспорт салымыннан азат итүне күздә тота.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International