Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 15:27

«Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

 Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Закон проекты белән тиешле тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга гына түгел, эш эзләүче буларак мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән һәм эшкә урнашу өчен гаилә әгъзалары белән бергә башка урынга вакытлыча күчәргә яки даими яшәү урынына күчәргә әзер булган гражданнарга да ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү карала.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр эш эзләүче гражданнарны эшкә урнаштыруга һәм хезмәт ресурсларының территориаль мобильлегенә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Татарстан Республикасы хезмәт базары үзенчәлекләрен һәм эш эзләүче, аңа керешергә әзер булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарның буш эш урыннарын һәм вакантлы вазыйфаларын биләү мөмкинлеген исәпкә алып, хезмәт ресурсларының мобильлеген арттыру дәүләт программасы кысаларында хезмәткәрләр җәлеп ителә алмый торган вазыйфалар, һөнәрләр, белгечлекләр исемлеген раслау хокукын бирү тәкъдим ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International