Депутатлар балигъ булмаган затларга аерым товарларны сатуны чикләү турында закон проектын кабул итте

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 15:34

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарларны сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын хупладылар.

Закон проекты белән Татарстан Республикасында тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне, атап әйткәндә, энергетик эчемлекләрне, шулай ук сыекландырылган углеводород газы булган зажигалка, баллон ише товарларны берәмләп сатуны чикләү каралган.

Закон проекты парламентарийлар тарафыннан 23 сентябрьдә узган  утырышта беренче укылышта кабул ителде. Фикер алышу өчен парламентта тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр чакырылды, эшче төркем төзелде, шулай ук бу мәсьәлә буенча регионнарның уңай тәҗрибәсе өйрәнелде.

Закон проектына төзәтмәләр 7 октябрьгә кадәр кабул ителде. Закон проектын тәкъдим итеп, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, закон проекты турында фикер алышу барышында кергән барлык тәкъдимнәр дә анализланган һәм икенче укылышка ике төзәтмә әзерләнгән. "Беренче төзәтмә белән тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр төшенчәсе ачыклана. ГОСТка туры килгән сылтаманы саклаган хәлдә билгеләмәне конкретлаштыруны төшереп калдырырга тәкъдим ителә, - дип аңлатты Светлана Захарова, - ә икенче төзәтмә белән "сыекландырылган углеводород газы булган көнкүреш ихтыяҗлары өчен товарлар" төшенчәсе аныклана, анда газ баллоннары күләмен һәм туристлык плиталарын күрсәтү төшереп калдырыла.

Закон проекты буенча фикер алышу барышында депутатлар төзәтмәләрне хуплады, аларның һәркайсы өчен аерым тавыш бирде. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарларны сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» закон проекты парламентарийлар тарафыннан икенче һәм өченче укылышта кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International