КПРФ фракциясе әгъзалары республика бюджеты проектына тәкъдимнәр турында сөйләделәр

2022 елның 21 октябре, җомга, 11:55

Бүген КПРФ фракциясе Дәүләт Советында 2023 елга республика бюджетын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе уздырды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Мансур Гарифуллин катнашты.

Фракциянең "2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проектын әзерләүдә катнашуы турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов, бюджет мәсьәләләрендә республика башкарма хакимияте органнары һәм муниципалитетлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, конструктив позиция турында әйтеп узды. "Без үз тәкъдимнәребезне сайлаучыларның наказлары һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре нигезендә формалаштырабыз, - диде фракция җитәкчесе. - Закон проектының икенче укылышына кадәр бюджет проектына кимендә 80 тәкъдим кертәчәкбез. Безнең инициативалар, нигездә, мәдәният һәм мәгариф объектларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга, халыкның аз керемле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүгә, авылда кече бизнесны үстерүгә ярдәм итүгә һәм башкаларга кагыла". 

Депутат Фадбир Сафин, республика өчен гаять авыр шартларда бюджет формалаштыру үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, прогрессив салым салу системасын кертү зарурлыгын билгеләп үтте һәм фәннең чикләнгән финанслануын тәнкыйтьләде.

Депутат Мансур Гарифуллин инфляция, азык-төлек товарларының бәясе һәм торак-коммуналь хуҗалык тарифларының артуы нәтиҗәсендә гражданнарның тормыш дәрәҗәсе кимүгә борчылуын белдерде.

Аннары фракция әгъзалары журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International