Округларда депутатлар атнасы

2022 елның 21 октябре, җомга, 12:50

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган һәм бу атнада парламентарийлар үз округларында гражданнарны кабул итте, социаль объектларда, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды, шулай ук укучыларның хокукый белеме буенча “Без үз гамәлләребез өчен җаваплы” дип аталган дәресләрдә катнашты. Мондый дәресне үткәрү инициативасы белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыккан иде.  Дәүләт Советы һәм муниципаль советлар депутатлары, Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре катнашында хокукый дәресләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә республика мәктәпләрендә 10 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр уздырыла.

18 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казанның Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясендә булды. Депутат педагоглар һәм укучылар белән аралашты, белем бирү процессын оештыру, туган татар телен укыту методикалары белән танышты. 

18 октябрьдә Татарстанның Апас районында капиталь ремонттан соң “Апас-информ” бинасы ачылды. Журналистлар өчен яңа техника сатып алынган, кабинетлар яңартылган. «Татмедиа» АҖнең бу филиалы ике аерым массакүләм мәгълүмат чарасыннан – «Йолдыз» журналыннан һәм «Апас хәбәрләре» телевидениесе бүлегеннән тора.

Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев апаслыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. 

18 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Казан шәһәре Идел буе районы Мирный бистәсенең «Росток» бакчачылык сөючеләр клубы һәм «Тормыш сөючеләр» клубы активистлары белән очрашты. Очрашу «Мирный» мәдәният йортында узды. Активистлар үз куллары белән Лисичанск халкы һәм махсус хәрби операция зонасында булган Россия хәрби хезмәткәрләре өчен әзерләнгән яңа җылы киемнәр тапшырды.

«Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән  оештырылган «Тормыш сөючеләр» проекты шәһәрнең пенсия яшендәге кешеләрен физик культура белән шөгыльләнүгә,  иҗатка җәлеп итүгә, аларның ялын оештыруга юнәлтелгән.

16 октябрьдә ЛХРга Татарстаннан гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе килде. Арча, Буа, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарының битараф булмаган кешеләре, республика эшмәкәрләре һәм оешмалары тарафыннан җыелган сезонлы яшелчәләр, эчә торган су, шәхси гигиена чаралары тупланган - барлыгы 80 тонна  йөк төягән 4 фура барды. Гуманитар йөкне Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев озата йөрде.

"Без әлеге эшне дәвам итәчәкбез. Кешеләргә ярдәм итү - ул партиянең дә, депутатларның да төп бурычы. Гуманитар ярдәм Лисичанск халкы арасында бүленәчәк, - дип сөйләде Динар Бариев, - безнең республика даими нигездә Лисичанскига азык-төлек ярдәме күрсәтә, һәр районда гуманитар ярдәм җыю штабы оештырылган. Безнең республика халкы әлеге процесста актив катнаша һәм, әлбәттә, волонтерлар зур ярдәм күрсәтә».

Узган атнада депутатлар Рамил Төхвәтуллин, Леонид Якунин һәм Азат Хамаев төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Рамил Төхвәтуллинга кабул итүгә әти-әниләреннән мирас итеп алынган фатирда бертуганы белән яшәүче яшь ир-ат килгән. Мөрәҗәгать итүче үзе торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли, ә абыйсы - әлеге йөкләмәләрне санга сукмый. Фатир буенча бурыч җыелган. Ир-ат депутат белән килеп туган хәлдән чыгу юллары турында фикер алышты.

Леонид Якунинга Казан кешесе өлешчә мобилизациягә кагылышлы инициативалар белән мөрәҗәгать итте.

Азат Хамаев ИП га буш торган урынны арендага бирү турындагы мәсьәләсен эшкә алды.

15 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Казан шәһәренең Батыршин урамындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Бу мәйданчыкка Буа районының эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукциясен сата. Ринат Гайзатуллин ассортимент белән танышты, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашты.

Бу көнне буалылар ярминкәгә яңа суелган ит, казылык, сөт, сыр, май, бал, шикәр, он, ярмалар, шулай ук сезонлы яшелчәләр алып килгәннәр. Сыйфатлы фермер продукциясенә ихтыяҗ зур.

Ринат Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, Казанда 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Татарстанның 22 район һәм 18 агросәнәгать предприятиесе башкалада яшәүчеләргә яшелчә һәм ит продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар тәкъдим итә.  Буалылар Казанда ярминкәдә 54 тоннадан артык продукция саткан инде.

14 октябрь көнне Вахитов исемендәге Буа гимназиясенә 100 яшь тулды. Бу истәлекле вакыйга белән гимназия укучыларын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин котлады. Депутат шулай ук мәктәп китапханәсе фондына китаплар тапшырды.

Шул ук көнне Буа шәһәренең 2 нче лицеенда Шакир Яһудин «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дип аталган укучыларның хокукый белеме буенча Бердәм республика дәресен уздыруда катнашты. Профильле комитет башлыгы Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы, аның Россия Федерациясе конституция системасындагы урыны һәм роле турында сөйләде.

14 октябрьдә Нурлатта беренче татар театрына нигез салучы Габдулла Кәриевка һәйкәл ачылды. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев һәм Людмила Рыбакова катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Габдулла Кәриевка һәйкәл ачу – бөтен республика һәм аерым алганда театр дөньясы өчен истәлекле вакыйга.

14 октябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев капиталь ремонттан соң ачылган 1 нче Нурлат мәктәбендә булдылар.

Бинаның тышкы фасады һәм инженерлык челтәрләре генә түгел, биология, химия һәм физика кабинетлары да яңартылган, алар өчен яңа җиһазлар сатып алынган, ә лабораторияләр кирәкле приборлар белән җиһазландырылган.

14 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов 8 нче Нурлат мәктәбендә узган «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән мәгариф дәресендә кунак һәм эксперт буларак катнашты

Укучылар депутатка мәктәптә үткәрелә торган патриотик эш: волонтерлар хәрәкәте, тимурчылар хәрәкәте һәм кыр почтасы турында сөйләделәр. Рәис Сөләйманов волонтерлар белән аралашты.

14 октябрьдә Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “Әтиебезгә бүләк” акциясе узды. Мастер-класста биш яшьтән алып 11 яшькәчә балалар катнашты. Оештыручыларны һәм катнашучыларны Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин сәламләде.

"Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе "Әтигә бүләк" акциясенә кушылды һәм әтиләр көне хөрмәтенә бүләкләр ясау буенча балалар белән иҗади мастер-класс үткәрде. Акциядә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар катнашты. Хәзерге вакытта кайбер балаларның әтиләре мобилизацияләнгән һәм КазаньЭксподагы мобилизация пунктларында урнашканнар. Барлык открыткалар үз адресатларын табачак ", - дип белдерде Леонид Якунин.

14 октябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова эш сәфәре белән Нурлат һәм Бөгелмә районнарында булды. Ул 4 нче номерлы Нурлат урта мәктәбендә укучыларның хокукый агарту буенча «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» бердәм республика дәресендә катнашты, шулай ук округның берничә социаль объектында булды.

2 нче Бөгелмә лицеенда депутат гомуми белем бирү учреждениеләренең куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча семинарда катнашты. Шәһәр мәктәпләрендә каравылны шәхси саклау предприятиеләре башкара, алар белән контрактлар төзелгән. Барлык мәктәпләрдә тышкы һәм эчке видеокүзәтү системалары бар, әмма тавыш хәбәр итү системасы юк. Сорауны муниципаль хакимият органнары үз контроленә алды.

12 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Буа районында булды, анда ул Кыят урта мәктәбендә «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән бердәм республика дәресендә катнашты.

Депутат шулай ук “Үсеш ноктасы” федераль проекты буенча ремонтланган мәктәп сыйныфларын, азык-төлек блогын, аш бүлмәсен, химия, биология һәм физика кабинетларын карап чыкты, укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү эшен оештыру белән танышты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International