Фәрит Мөхәммәтшин Уфа нефть университетында булды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе, 15:58

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Уфага эшлекле сәфәр кыла. Бүген парламент башлыгы Чувашия Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов белән Уфа дәүләт нефть техник университетында булды. 75 ел буе диярлек нефть һәм нефть эшкәртү тармагына югары квалификацияле белгечләр әзерләүче вуз бу. «Татнефть»нең 250дән артыграк топ-менеджеры нәкъ менә шушы уку йортын тәмамлаган.

Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә нефть институтында белем алган: Дәүләт Советы Рәисе 1979 елда биредә «инженер-механик» нефть, газ сәнәгате машиналары һәм җиһазлары» белгечлегенә ия булып, берникадәр вакыт дәвамында «Әлмәтнефть» бүлекчәләрендә эшләгән. Парламент башлыгы югары уку йорты мөгаллимнәре белән аралашып, институтта укып йөргән елларын бик җылы итеп искә алды, профессорлар, доцент һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нефть институты киң колачлы фәнни, мәгариф проектларын гамәлгә ашырып, заман белән бергә атлый. Татарстан һәм Чувашия парламентлары башлыклары технология факультетының уку корпусы, нефть химиясе процесслары технологияләре, нефть һәм нефть продуктларын анализлауның физик-химик ысуллары лабораторияләре белән танышты.

«Кайда гына эшләсәм дә, университет мөгаллимнәрен һәм галимнәрен һәрвакыт сагынып искә алам. Уфа нефть институты инде шул чагында ук нефтьчеләр әзерләү буенча илдә иң яхшы вузларның берсе булып торды. Бирегә эләгү зур бәхет иде. Хәзер күп нәрсәләр үзгәргән. Кадрлар әзерләү бер урында таптанып тормый, таләпләр дә арта, бүгенге шартларда көндәшлеккә сәләтле булу да кирәк. Татарстан һәм Башкортстанда нефть чыгару, нефть эшкәртү һәрвакыт икътисадның төп тармаклары булып тора, һәм без биредә  белем алып чыккан кадрларны югары бәялибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.

Очрашуда шулай ук Уфа дәүләт нефть техник университеты Президенты, Россиянең танылган галиме, техник фәннәр докторы, профессор, РФ һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, ике тапкыр мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең премиясе лауреаты Айрат Шаммазов та катнашты.

«Без һәрвакыт Татарстан белән дус булдык, күрше республиканың нефть тармагы өчен кадрлар әзерлибез һәм алга таба да Татарстан белгечләрен укытырга әзер», - диде ул. Бүген Айрат Шәммазов Фәрит Мөхәммәтшинга Уфа нефть университетын тәмамлаган абруйлы шәхесләргә бирелә торган мактау таныклыгын тапшырды.

Иртәгә Фәрит Мөхәммәтшин Уфада узачак Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 65 нче утырышы эшендә катнашырга ниятли. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International