Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан Конституциясе республиканың күпмилләтле халкының база кыйммәтләрен ныгытты»

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе, 14:27

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу уңаеннан уздырылган республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Бу чара республикада 6 ноябрьдә билгеләп үтелә. Республика җитәкчелеге исеменнән лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Моннан 30 ел элек кабул ителгән Конституция Татарстанның күпмилләтле халкын берләштерде, нигез кыйммәтләрен ныгытты, озак еллар республикабызның Россия Федерациясе составында үсеше һәм чәчәк атуы өчен хезмәт итте", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин тантананы ачып.

Республика парламенты җитәкчесе конкурсларны оештыручыларга һәм катнашучыларга, педагогларга һәм студентларга рәхмәт белдерде. "Бу тематика белән кызыксынуның артуы безне шатландыра , - диде ул, - үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белеп закон буенча яшәү бик мөһим".

Фәрит Мөхәммәтшин республика Конституциясенең 1990 нчы елларда – Советлар Союзы таркалган, икътисадның базарга күчүе, гражданнар активлыгы һәм милли үзаңның үсүе чорында,  Татарстанны митинглар, пикетлар һәм демонстрацияләр дулкыны басып алган шартларында кабул ителүен искә төшерде. "Бу киләчәккә тыныч тормыш тәэмин итү өчен ясалган кыю адым иде. Конституция шундый килеп чыкты, ул шундый булырга тиеш тә, - дип парламент рәисе халыкның Россия Федерациясе составында Татарстанның суверен үсеше турындагы карарын һәм республика Конституциясен раслауны характерлады, – Конституция бүген дә татарстанлыларга, Россия Федерациясе Конституциясе кебек үк, иҗтимагый берләшүнең стратегик бурычларын хәл итә".

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның ул вакытта халык депутатларына хакимият институтлары, җәмгыять һәм граждан арасында, республика һәм федераль үзәк арасында социаль хезмәттәшлекнең яңа тибын җайга сала торган законнарны  "чиста биттән" эшләргә һәм кабул итәргә туры килүен билгеләп үтте.

«2020 елда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Россиянең бәйсезлеген һәм суверенитетын гарантияләүче ныклы, тотрыклы система булдыруга, гомумроссия тиңдәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән конституцион реформа тәкъдим ителде, - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе, - илнең Төп законы текстында беренче тапкыр яшьләр сәясәте, гаиләне яклау һәм башкалар турында нигезләмәләр барлыкка килде. Бу мәсьәләләр федераль һәм региональ дәрәҗәдәге хакимиятнең уртак карамагында булды».

Конкурслар лауреатлары белән сөйләшүдә Фәрит Мөхәммәтшин Украинадагы вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды. "Безнең ил өчен бәйсезлек һәм суверенитетның әһәмияте турында сөйләгәндә, билгеләп үтәм, бүген без соңгы елларда мәгълүмати-коммуникация технологияләре, медиамохиттә манипуляция ярдәмендә Россиягә каршы гражданнарның иҗтимагый аңына агрессив сәясәт алып баруын ачык күрәбез, – диде ул, – безнең дәүләт үсешен тоткарлау буенча адымнар ясала, мәдәни тиңдәшлекне киметүгә юнәлдерелгән сәясәт тормышка ашырыла. Украинадагы вакыйгалар төп кыйммәтләргә һөҗүм нәрсәгә китерергә мөмкин булуын ачык күрсәтә ".

«Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы - үзеңне тикшер» республика конкурсы һәм «Татарстан Конституциясе: тарих һәм заманчалык» интеллектуаль уены Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу алдыннан уздырылды.

Беренче проектта - республиканың Төп законын белүгә онлайн-тест уздыруда 10,5 меңнән артык кеше катнашкан. Иң яшь катнашучыга 16, иң тәҗрибәле кешегә - 72 яшь. Конкурста республиканың барлык районнарында яшәүчеләр дә катнашкан, Нурлат, Түбән Кама, Арча районнарыннан, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән катнашучылар аеруча активлык күрсәткәннәр.   Әлеге проектны оештыручылар - «Татарстан Республикасы гражданнар инициативаларын яклау үзәге» төбәк иҗтимагый фонды, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Конституция суды һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге.

"Татарстан Конституциясе: тарих һәм заманчалык" интеллектуаль тарих-хокук уены Казан университеты базасында 26 октябрьдә узган. Финал викторинасында республиканың алты югары уку йорты студентлары катнашкан. Уен КВИЗ форматында узган.

“Республика Конституцияне кабул итүгә 30 ел тулуны билгеләп үтә, һәм әлеге конкурслар бурычы - әлеге мөһим документны кабул итү тарихын искә төшерү генә түгел, узган дистә еллар эчендә аның төп нигезләмәләре ничек тормышка ашырылуын да анализлау, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашуга нәтиҗә ясап, - безнең югары уку йортларының юридик факультетлары зур һәм җитди эш башкарды. Студентлар үзләренең Төп канундагы белемнәрен тикшерүдә зур кызыксыну белән катнашты. Мондый агарту эшчәнлеге Дәүләт Советы депутатлары катнашыннан башка уза алмый». 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International