Авыл депутатларын керемнәре турында мәгълүмат бирүдән азат итәчәкләр

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе, 10:00

Даими булмаган нигездә эшләүче авыл депутатларын керемнәре турында мәгълүмат бирүдән азат итәчәкләр. Әгәр дә ниндидер эш буенча зур күләмле килешүләр төзелмәгән булса дигән шарты бар. Бүген парламент утырышында «Татарстан Республикасы аерым закон актларына коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында» закон проекты каралды.

Закон проектын составында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә, ТР Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе, Дәүләт Советы вәкилләре булган эшче төркем эшләгән.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проекты федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгәнен әйтте. «Федераль закон тарафыннан авыл җирлекләре вәкиллекле органнарының даими нигездә эшләмәүче депутатларының керем, чыгымнары, милке турында мәгълүмат бирүнең аерым тәртибе кертелгән», — диде  ул.

Альберт Хәбибуллин әйтүенчә,  керем, чыгым, мөлкәт турында мәгълүматлар депутат үзе һәм хатынының соңгы өч елда гомуми кеременнән артыграк күләмдә килешү төзелгән булса гына юллана. Әгәр мондый килешүләр төзелмәгән булса, бары тик Россия Федерациясе субъектының югары вазифаи затына, ягъни ТР Президентына мондый килешүләр булмавы турында хат җибәрә.

Альберт Хәбибуллин керемнәре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар өчен каралган җәзаларны да искәртте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International