Фәрит Мөхәммәтшин: "Чит илдә яшәүче ватандашлар белән элемтәләрне киңәйтәчәкбез"

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе, 14:54

Бүген Мәскәүдә Россиянең чит илдә яшәүче ватандашларының бөтендөнья тематик конференциясе ачылды. Анда дөньяның 84 иленнән иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, төбәк закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре, субъектларның башкарма хакимияте органнары вәкилләре, эксперт һәм эшлекле бергәлек вәкилләре катнашты. Фикер алышуның төп темасы икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән элемтә буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде.  

Форумда катнашучыларга видеосәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин мөрәҗәгать итте.

РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламләү текстын чит илдәге ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Александр Нуризаде укыды. Сергей Лавров сүзләренчә, Россия ягы Көнбатышның деструктив гамәлләрен эшчәнлек һәм планлаштыруда исәпкә ала, әмма кыенлыкларга карамастан, үз курсы белән ышанычлы баруын дәвам итә.  

Конференция кысаларында панель дискуссияләрдә багланышларны ныгыту һәм ватандашлар белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча регионнар эшенә аерым басым ясалды. Татарстан тәҗрибәсе иң уңышлыларның берсе буларак билгеләп үтелде.

"Әлбәттә, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек республиканың югары икътисадый потенциалына нигезләнә, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин, - узган ел, Россия Банкы мәгълүматлары буенча, Татарстанга 388 млн доллар туры чит ил инвестицияләре кергән, ә бу 28,6 млрд сум, безнең өчен сумма аз түгел. Әмма иң мөһиме - бизнес өчен яңа элемтәләр. Без быел да бу юнәлештә актив эшләргә ниятлибез. Санкция кыенлыкларына карамастан, без җитештерү күләмнәрен киметмәдек".

Фәрит Мөхәммәтшин ватандашларны ил төбәкләренә күчерү федераль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Әйтик, Татарстанда, 2022 елның сентябре мәгълүматларына караганда, программада катнашу өчен ватандашлардан 360тан артык гариза кергән. Парламент җитәкчесе чит илләрдә яшәүче ватандашларга әлеге программаны популярлаштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. «Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләре бер зур тугандаш гаиләдә яшәү һәм хезмәт итү өчен ватандашларын кабул итәргә әзер», - диде ул.

Татарстанда ватандашлар белән хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше - аларны республиканың эре чараларында катнашуга җәлеп итү. Аерым алганда, 2022 ел мөселман дөньясында Идел Болгарстаны Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы билгесе астында уза, безнең ватандашлар Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары һәм кунаклары булды. Ватандашлар Казан Саммиты, яшь дипломатларның глобаль форумы һәм башка вакыйгалар белән гадәттәгечә аеруча кызыксыналар".

Мондый чаралар төрле илләрдә яшәүче кешеләр белән мәдәни аралашу аша элемтәләрне киңәйтә һәм, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, "халык дипломатиясе"нең нәтиҗәле инструментларының берсе булып тора. Республика парламенты җитәкчесе Сабантуй халык бәйрәмен уңай мисалларның берсе итеп билгеләде, ул быел Россиянең 48 төбәгендә һәм 20 чит илдә узды.

"Ватандашларның чираттагы форумында мин гомумфедераль әһәмияткә ия сорауларны куйдым, мәсәлән, яшьләр һәм студентлар белән эшне активлаштыру кирәклеге турында безнең тәкъдимнәр ишетелде, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда конференциягә йомгак ясап, - вакыт үзгәреп тора, бүген ватандашлар белән хезмәттәшлекнең гуманитар өлешен генә түгел, икътисадый өлешен дә үстерү мөһим. Мондый аралашуларны һәм элемтәләрне саклау өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Без Россиядән киткән кешеләрнең тарихи ватаннарына әйләнеп кайту теләген хуплыйбыз. Аларны көтәбез һәм, әлбәттә, ярдәм итәргә тырышабыз".

Чыгышының ахырында Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларны якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. "Бергә булырбыз!" - дип чакырды ул.

«Икътисадый хезмәттәшлек: ватандашлар һәм Россия төбәкләре. Вакыт чакыруларына җавап биреп" дигән форум ике көн дәвам итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International