Фәрит Мөхәммәтшин: "Социаль партнерлык - профсоюзларның, эш бирүчеләрнең һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге өчен мөһим корал"

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:40

Бүген Казанда "Социаль-хезмәт мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле механизм буларак социаль партнерлык" фәнни-гамәли конференциясе узды, ул хакимият, эш бирүчеләр һәм профсоюзларның мөһим хезмәттәшлеге институты төзелүгә 30 ел тулуга багышланган иде. Фәнни-гамәли конференциядә Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре, профсоюз лидерлары катнашты. Кунакларны һәм форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

 “Бүген профсоюзлар Татарстанның бөтен фәнни һәм күптармаклы  икътисадын тәкъдим итә, безнең хезмәт сөючән һәм һөнәри әзерлекле халыкыбызны берләштерә, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, конференцияне ачып, - күп кенә предприятиеләрнең профсоюз активы составына бөтен хезмәт коллективы диярлек керә". 

Республика парламенты җитәкчесе социаль партнерлыкның бу елларда төзелгән диалогы тулаем алганда республика "казанышлары өчен хезмәт итә", дип билгеләде. «30 ел элек тә, бүген дә республика алдында җитди мәсьәләләр тора, – диде ул, – әмма без аларны һәрвакыт бергә хәл итәбез. Республикада социаль партнерлык һәм өч яклы килешүләргә кул кую аша табылган эш формасы – һөнәр берлекләренең, эш бирүчеләрнең һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлегенең яхшы инструменты».

Фәрит Мөхәммәтшин профсоюз лидерларына алга таба да республикада гамәлгә ашырыла торган барлык изге эшләр башында торуларын теләде. Профсоюз хәрәкәте активистлары, үз чиратында, парламентаризм музеена  Татарстанда урнашкан партнерлык мөнәсәбәтләрен символлаштыручы шахмат тапшырдылар, бу уенда иң кискен мәсьәләләрне сөйләшүләр өстәле артында хәл итәргә күнеккәннәр. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинга Идел буе федераль округы профсоюзларының территориаль оешмалары ассоциациясенең «Профсоюзлар хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.  

Моннан утыз ел элек, 1992 елда, республикада социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы республика комиссиясе төзелгән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Республика Профсоюзлар советы һәм Татарстан дәүләт предприятиеләре ассоциациясе арасында беренче 3 яклы килешүгә кул куелган. Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры буларак, берничә тапкыр Республика өч яклы комиссиясе эшендә шәхси катнашкан.

Татарстан илдә социаль партнерлык конституцион дәрәҗәдә беркетелгән беренче төбәкләрдән булды. Республиканың төп законында «икътисадый мөнәсәбәтләр граждан һәм дәүләт, кулланучы һәм җитештерүче, хезмәткәр һәм эш бирүче арасында социаль партнерлыкта төзелә» дип билгеләнгән. 

Республикабызда төрле дәрәҗәдәге (тармак, территориаль, өч яклы, ике яклы, коллектив килешүләр) килешүләрне имзалау традицион гамәлгә әйләнде. Хәзерге вакытта ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2021-2022 елларга социаль-икътисадый сәясәт уздыру һәм социаль партнерлыкны үстерү турында 21 нче республика килешүе гамәлдә, социаль-икътисадый йөкләмәләрнең киң диапазонын чагылдырган 45 территориаль һәм 135 территориаль-тармак килешүләре белән 200дән артык килешү төзелгән.

Әлбәттә, социаль партнерлык системасында профсоюзлар мөһим урын алып тора, аларның төп максаты - гражданнарның социаль-хезмәт хокукларын яклау. Бүген Татарстан профсоюзлар федерациясе - профсоюз оешмаларының иң эре төбәк берләшмәләренең берсе, анда 713 мең профсоюз әгъзасы һәм 5 меңгә якын беренчел профсоюз оешмасы исәпләнә.

Фәнни-гамәли конференциядә докладлар белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, РФ Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Нина Кузьмина һәм башкалар чыгыш ясый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International