Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары сайланды

2022 елның 18 ноябре, җомга, 10:18

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Парламентарийлар республика Югары суды тәкъдим иткән һәм профиль комитеты хуплаган кандидатураларны хуплады.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бу мәсьәлә буенча уңай карары белән аның җитәкчесе Шакир Яһудин таныштырды, ул тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.

Аерым алганда, Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Югары Суды тәкъдим иткән ТР җәмәгать судьялары вазыйфасына кандидатуралар Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында, шулай ук комитет каршындагы эксперт советы әгъзалары тарафыннан каралган. "Җәмәгать судьялары турындагы федераль һәм республика законнары таләпләре нигезендә аларны җәмәгать судьялары вазыйфасына сайлауга комачаулаучы нинди дә булса шартлар ачыкланмаган", - дип билгеләп үтте профильле комитет башлыгы.

Депутатлар Диана Фәйзуллина кандидатурасын хуплады һәм аны Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 6 нчы суд участогына өч елга ТР җәмәгать судьясы итеп сайладылар.

Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы Лаеш суд районы буенча 2 нче суд участогына Игорь Клюевны, Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогына Роман Егоровны,  Чаллы шәһәре суд районы буенча 21 нче суд участогына  Диләрә Хәмидуллинаны, Ютазы суд районы буенча 1 нче суд участогына Гөләндәм Кәримованы вәкаләтләре чоры чикләнмәгән вакытка судьялары итеп  сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International