Бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә

2022 елның 18 ноябре, җомга, 11:55

Бүген депутатлар «Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карады. Фикер алышудан соң Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Закон проектын тәкъдим иткән Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр иткәнчә, «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"федераль законга кертелгән үзгәрешләр белән ширкәт әгъзалары җыелышларда электрон чаралардан файдаланып, шул исәптән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын кулланып, тавыш бирү мөмкинлеге каралган.

Татарстанда «ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы» дәүләт мәгълүмати системасы эшли, аның ярдәмендә шулай ук бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең гомуми җыелышы әгъзаларының тавыш бирү механизмын гамәлгә ашырырга мөмкин.

Министр искәрткәнчә, федераль законнарга үзгәрешләр бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләре торак пункт чикләренә кертелергә мөмкин булган яки бакчачылык территориясе чикләрендә яңа торак пункт барлыкка килергә мөмкин булган  таләпләрне (күрсәтелгән Федераль законның 4¹ статьясындагы 4 пункты) билгели торган нигезләмә белән тулыландырылды.

Хәзерге вакытта республиканың 23 районында 1383 бакчачылык ширкәте бар. Бакчаларның төп саны (90% тирәсе) Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан.

Марат Җаббаров сүзләренә караганда, закон проектын кабул итү хөкүмәткә бакчачылык ширкәтенең торак пунктлар составына керүе өчен төгәл һәм ачык критерийлар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук мәгълүмат системаларын булдырырга яки ширкәт әгъзаларының гомуми җыелышында тавыш бирүне уздыру максатларында гамәлдәге мәгълүмат системаларын үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Закон проекты буенча фикер алышуда депутатлар Хафиз Миргалимов, Фадбир Сафин һәм Николай Рыбушкин катнашты.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев әлеге мәсьәләнең актуальлеген ассызыклады һәм закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте.

Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International