Мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 18 ноябре, җомга, 11:56

Бүген депутатлар "Мәгариф турында" ТР Законына урта һөнәри яки югары белем алганнан соң инвалид булган затлар өчен кабаттан түләүсез рәвештә урта һөнәри белем яисә югары белем алуга дәүләт гарантиясен күздә тоткан үзгәрешләр кабул итү турындагы мәсьәләне карадылар. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим иткән закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, "Мәгариф турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. "Республика закон проекты тарафыннан элек урта һөнәри белем яисә югары белем алганнан соң  инвалид булган затлар өчен түләүсез урта һөнәри белем яисә югары белем алуга дәүләт гарантиясе билгеләнә", – дидуе ул. – Шулай ук түләүсез ике тапкыр тукланучы укучылар категориясе "сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда яшәмәүче укучылар" категориясе белән тулыландырыла.

Министр сүзләренә караганда, үзгәреш ике тапкыр түләүсез туклану белән тәэмин ителгән укучылар санының артуына, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның хокукларын кысуга китермәячәк.

Әлеге категория укучыларны ике тапкыр түләүсез тукландыру белән тәэмин итү мөмкинлекләре чикләнгән зат укый торган белем бирү оешмасын гамәлгә куючыга йөкләнелә.

Закон проекты тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән, өйдә белем бирү программаларын үзләштерүче укучыларны тукландыру тәртибен аерым хокукый җайга салу кирәклеге кертелә.

Закон таләпләре министрлык карамагындагы мәгариф оешмаларына да, муниципаль буйсынуда булганнарга да кагыла.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетның уңай карары белән депутат Рамил Төхвәтуллин таныштырды.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International