Татарстан парламенты Дәүләт Думасына мобилизацияләнгән гражданнардан алимент түләтү турында мөрәҗәгать җибәрәчәк

2022 елның 18 ноябре, җомга, 14:30

Бүген депутатлар ТР Дәүләт Советының Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгатен кабул итте, алар "Үтәтү эшен алып бару турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр. Парламентарийлар балигъ булмаган балаларга, шулай ук ата-аналары ярдәменә мохтаҗ булган балаларга матди ярдәмне саклап калу максатыннан хәрби хезмәткә чакырылган гражданнардан алимент түләтүне туктатмаска тәкъдим итә.

Федераль парламентка мөрәҗәгать итү проектын Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте. Ул Дәүләт Советы депутатларына мобилизация буенча Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан балигъ булмаганнарны карап тоту өчен үтәтү эшен алып бару турындагы законнар нигезендә алимент түләнә торган балаларның аналарыннан мөрәҗәгатьләр килүен әйтте.

«Үтәтү эшен алып бару турында» Федераль закон нигезендә үтәтү эше, шул исәптән алимент түләтү буенча, бурычлы зат Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә, Россия Федерациясе законнары нигезендә булдырылган башка гаскәрләрдә, хәрби формированиеләрдә һәм органнарда катнашса, бурычлы зат  гадәттән тыш  яисә хәрби хәл, кораллы конфликт шартларында бурыч үтәсә, йә шундый ук шартларда булган алимент алучы үтенече буенча суд пристав-башкаручысы тарафыннан туктатыла, - дип искәртте ул. - Шулай итеп, сугыш хәрәкәтләрендә катнашу яки тиешле бурычларны үтәү чорында бурычлы кеше үзенең алимент йөкләмәләреннән азат ителә, нәтиҗәдә аның балигъ булмаган балалары яки ярдәмгә мохтаҗ булган ата-аналары матди ярдәмнән мәхрүм ителәләр. Шул ук вакытта аларның күбесе өчен алимент түләүләре яшәү өчен төп чыганакларының берсе булырга мөмкин."

Татарстан депутатлары фикеренчә, бу мәсьәлә бурычлыларның балалары һәм ата-аналары файдасына кичекмәстән хәл ителүне таләп итә.

«Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында»   Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнары Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләр статусына ия. Күрсәтелгән категориядәге гражданнарның акчалата тәэминаты  хәрби хезмәткәрләр статусына ия булуларын исәпкә алып барыла.

Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен«Үтәтү эшен алып бару турында» Федераль законга Россия Федерациясе Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнарыннан алимент һәм алимент бурычын түләттерү очрагына кагылмавын күздә тоткан үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карауны сорыйбыз, дип ассызыклады Светлана Захарова.

Дәүләт Советы тиешле карар кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International