Айрат Фәррахов: «Чүп реформасы әлегә көтелгән нәтиҗәләр бирми»

2022 елның 18 ноябре, җомга, 15:11

Бүген парламент утырышы тәмамлангач узган матбугат конференциясендә каты һәм сыек көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә федераль законнарны камилләштерү буенча Дәүләт Советы инициативалары турында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Марат Нуриев җавап бирде.

Аерым алганда, сүз җитештерү һәм куллану калдыклары турында федераль законга үзгәрешләр кертү турында бара. Дәүләт Советының әлеге закон чыгару инициативасы утыз җиденче утырышка депутатлар тарафыннан хупланды һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җибәреләчәк. Моннан тыш, эшләнгән закон проекты, федераль башкарма хакимият органнары позициясен алу өчен, РФ Хөкүмәтенә җибәреләчәк.

Шулай ук Дәүләт Советы Россия парламентының түбән палатасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салуны камилләштерү кирәклеге турында мөрәҗәгать итәчәк.

«Безгә федераль Хөкүмәтнең безне тәкъдим итә торган документлар пакетына рәсми позициясен алырга кирәк, - дип басым ясады Александр Тыгин, - алга таба без мөмкин булган искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып эшне дәвам итәргә әзер, ә алар, ышанам, булачак».

"2019 елда башланган чүп реформасы, кызганычка каршы, әлегә көтелгән нәтиҗәләр бирми, - дип саный Айрат Фәррахов, - кешеләр һәм бизнес күбрәк сораулар бирә, тарифлар үсте, чүплекләр кимемәде. Әлегә аз эшләнде, шулай булгач, эшләнелгән закон проекты - күпмедер дәрәҗәдә "хаталар өстендә эшләү".

Айрат Фәррахов әйтүенчә, Михаил Мишустинга җибәрелгәннән соң, Татарстанның тәкъдимнәр пакеты профильле министрлыкларда һәм ведомстволарда да каралачак. "Без бер ай ярым дәвамында экспертлар бәяләмәсе алырга планлаштырабыз, - диде Айрат Фәррахов, - Россия Хөкүмәте бәяләмәсеннән чыгып, без закон проектын эшләп бетерәчәкбез һәм аны Дәүләт Думасына кертәчәкбез".  

«Планлаштырылган инициативалар Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен мөһим, - дип саный Марат Нуриев, - аларны яхшырак гамәлгә ашыру өчен безгә гражданнарның ярдәме кирәк, безгә калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү мөнәсәбәтләрен яңадан карарга, чүп милекчеләрен билгеләргә һәм аларның җаваплылыгын билгеләргә кирәк».

Парламентарийлар сыек көнкүреш калдыклары темасына аерым тукталдылар. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә законнар белән җайга салынмаган. Александр Тыгин вәзгыятьне түбәндәгечә тасвирлаган: «Беркем берни белми. Кагыйдә буларак, бүген сыек көнкүреш калдыклары якындагы чокырларда, күлләрдә һәм елгаларда “утыра”. "Бүген без җир асты суларының барлык күрсәткечләренең начараюын күрәбез", - дип белдерде Дәүләт Советының профильле комитеты башлыгы. ГЛОНАСС системасына кергән очракта гына  ассенизатор машиналарының кайда йөрүен, калдыкларны  махсус чистарту системаларына гына агызуын күзәтеп торырга мөмкин булачак. Моннан тыш, бүген чүп  чыгару бәясен ассенизаторлар үзләре билгели, тариф еш кына аларның "аппетитларына" бәйле. "Без бу базарда социаль баланска ирешү өчен кагыйдәләр формалаштырырга тиеш".

Бүген татарстанлыларны тәкъдим ителгән яңалыкларны кабул иткәннән соң тарифлар артмасмы дигән сорау борчый. Журналистлар да шундый сораулар бирде. Бу хәлне Александр Тыгин ачыклады.  «Сүз бәя күтәрү турында бармый, - диде ул, - карар күбесенчә тарифлар методологиясеннән килеп чыга, хезмәт күрсәтүнең ахыргы бәясе яшәүчеләр санына һәм  төбәк операторы белән төзелгән килешүләр санына бәйле. Мәсәлән, Яшел Үзән районының иң ерак авылында чүп-чарны гомер бакый чокырларга ташлаганнар. Төбәк операторы килгәннән соң калдыклар Казан полигонына чыгарыла башлады, төрле ераклыкка карамастан, казанлылар һәм әлеге торак пунктта яшәүчеләр өчен тарифлар бер үк». Сораулар, сынаулардан соң, әлеге яңалыкларны татарстанлылар кабул итәрләр дип уйлыйм".

Матбугат конференциясен тәмамлап, Александр Тыгин журналистларны «чүп-чар реформасы»мәсьәләләрен аңлатуда һәм хәл итүдә хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International