Дәүләт Советы депутатлары “Язылу бүләк ит” хәйрия акциясенә кушылды

2022 елның 18 ноябре, җомга, 15:16

Бүген Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы кысаларында “Язылу бүләк ит” хәйрия акциясе оештырылды. Акциядә парламент депутатлары катнашты, алар республиканың социаль учреждениеләре өчен газеталарга һәм журналларга язылды.

Парламентарийлар Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән басмаларга – "Шәһри Казан", "Казанские ведомости" газеталарына, "Сөембикә", "Идел", "Ялкын", "Салават күпере", "Татарстан" журналларына язылды. Басмалар арасында шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә куелган "Республика Татарстан" һәм "Ватаным Татарстан" газеталары да бар иде.

Республика газеталарына һәм журналларына язылу республика парламентында даими рәвештә оештырыла. Депутатлар ярдәме белән республика басмалары ветераннарга, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, ялгыз кешеләргә, инвалидларга барып ирешә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International