Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составы төзелә башлану турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгълүмати хәбәре

2022 елның 16 октябре, якшәмбе, 14:01

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы  Иҗтимагый палатасы  турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасының башлануы турында  хәбәр итә.

1. «Татарстан Республикасы  Иҗтимагый палатасы  турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләренә җавап бирә торган оешма Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына яисә гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына – аның яңа составына үз вәкилен кертү турында закон көченә яисә шушы оешманың уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән рәсмиләштерелгән гариза, ә коллегиаль орган булмаганда закон көченә яисә шушы оешманың уставы нигезендә бу оешма исеменнән эшләү хокукына ия башка органның карары буенча гариза җибәрә.

Гаризага түбәндәгеләр кушып бирелә:

оешманы дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклыкның күчермәсе,

оешма уставының күчермәсе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларына кандидат күрсәтү хакындагы карарны кабул иткән органның вәкаләтләрен раслый торган башка документлар,

оешма уставы нигезендә вәкаләтле органның Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларына кандидат күрсәтү турындагы карары,

кандидат хакында белешмәләр,

кандидатның Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшендә катнашуга язма ризалыгы,

оешма эшчәнлеге турында мәгълүмат,

персональ белешмәләрне  эшкәртүгә кандидатның язма ризалыгы.

2. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән гомумроссия берләшмәләренең һәм регионара иҗтимагый берләшмәләрнең структур бүлекчәләре үз кандидатуралары хакындагы белешмәләрне Татарстан Республикасы Президентына түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: 420014, Казан ш., Кремль. Белешмәләр өчен телефон: (843) 567-88-92.

3. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, шул исәптән региональ иҗтимагый берләшмәләр, үз кандидатуралары хакындагы белешмәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: 420060, Казан ш., Ирек мәйданы, 1 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-64-25.

4. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр үз кандидатуралары хакындагы белешмәләрне гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: 420111, Казан ш., Батурин ур., 7А йорт. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 567-80-99, 567-80-94.

5. Гаризалар 2022 елның 17 октябреннән 16 ноябренә кадәр (шул көнне кертеп) кабул ителә.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз вәкилен күрсәтергә теләк белдергән оешманың гаризасы үрнәге Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында (https://oprt.tatarstan.ru) урнаштырылган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International