Парламентта дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен дәрес уздырылды

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:28

Бүген Дәүләт Советының кече залында Казан университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү курслары узучы республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлар аппаратлары дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен дәрес үткәрелде. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина курсларны тыңлаучыларга Татарстанның үсеш проблемаларын хәл итүдә республика парламентының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Республика парламентының законнарны әзерләү һәм кабул итү эшчәнлеге, депутатларның сайлау округларындагы эшчәнлеге, Дәүләт Советының һәм аның комитетлары, комиссияләре, фракцияләре һәм депутат берләшмәләре составы турында сөйләгәндә, Лилия Маврина башкарма һәм муниципаль органнар хезмәткәрләренең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенә җитди мөнәсәбәт кирәклегенә аеруча басым ясады. Дәүләт Советы Секретаре сүзләренә караганда, кешеләрнең хакимият органнарына ышанычы һәм шулай ук республика, муниципалитетлар һәм җирлекләр үсеше проблемаларын уңышлы хәл итү, күбесенчә, нәкъ менә шул юнәлешнең нәтиҗәлелегенә бәйле.

Очрашудан соң курслар тыңлаучылары өчен парламент үзәге буенча экскурсия оештырылды, алар Дәүләт Советының утырышлар залында, китапханәдә, Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда булдылар.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International