Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышлары депутатлары мәгариф учреждениеләренең иминлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе, 16:19

Бүген Идел буе федераль округы субъектларында социаль өлкә объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы мәсьәләләре турында Идел буе федераль округы законнар чыгару җыелышлары хатын-кыз депутатларының берләштерелгән утырышында фикер алыштылар, ул Дәүләт Думасы депутатлары һәм Идел буеның 11 төбәге закон чыгару җыелышлары катнашында видеоконференция режимында узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары исеменнән утырышта катнашучыларны «Мәрхәмәт –Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сәламләде. Депутат билгеләп үткәнчә, социаль объектларның, мәгариф учреждениеләренең һәм аларның территорияләренең террорчылыкка каршы якланган булуы соңгы вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Казанда, Пермь, Ижевск һәм башкаларда булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә аеруча актуальләшә.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Лариса Буранова Татарстан җитәкчелегенә, табибларга, шулай ук Ижевсктагы 88 нче мәктәпкә кораллы һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен Удмуртиягә килгән психологларга рәхмәт белдерде. "Татарстаннан психологлар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ашыгыч психологик ярдәм үзәге белән бергә ике атна дәвамында булдылар һәм әти-әниләргә һәм балаларга ярдәм иттеләр", - диде депутат.

Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы якланганлыкны оештыру турында «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республика мәктәпләрен террорчылыкка каршы һәм янгынга каршы яклау системалары белән тәэмин итү мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында бара. Әйтик, 2023 елда программага 166, 8 млн. сумлык 29 дәүләт белем бирү оешмасы кертелгән. Татарстан Республикасы бюджетында һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларында 2023 елга мәгариф оешмаларын хосусый саклау оешмалары тарафыннан саклауны тәэмин итүгә чыгымнар исәпкә алынган. Әлеге объектларны саклауга каралган акчаларның гомуми күләме 1,4 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Дискуссия мәйданчыгы барышында Идел буе парламентарийлары үз регионнарының гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең иминлеге мәсьәләсе буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шулай ук закон чыгару эшчәнлеген камилләштерү буенча өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр. Бу нисбәттән Удмуртия, Марий Эл һәм Киров өлкәсе вәкилләре чыгыш ясады.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе әгъзалары Людмила Рыбакова, Светлана Вострикова, Алсу Тарханова, Елена Кузьмичева һәм Альбина Насыйрова катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International