Округларда депутатлар атналыгы

2022 елның 2 декабре, җомга, 12:38

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә.

1 декабрьдә Мәскәүдә РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко халык иҗаты үзәкләре, мәдәният йортлары һәм сарайлары җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашты. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашкан әлеге чара Мәдәни мирас елына йомгаклар ясауга багышланган иде.

Халык мәдәнияте өлкәсендәге законнар турында сөйләгәндә, Федерация Советы рәисе Россиянең матди булмаган этномәдәни байлыгына кагылышлы закон турында искәртте, ул фольклор коллективлары, түгәрәкләр, ансамбльләр үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Моннан тыш, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә реестрлар булдырылачак, Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирас объектлары турындагы мәгълүматны системалаштырачак.

Валентина Матвиенко шулай ук халык иҗаты һәм мәдәнияте өлкәсендә кадрлар мәсьәләсен хәл итүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте һәм «Земство мәдәният хезмәткәре»проектын гамәлгә ашыруны тизләтергә тәкъдим итте.

30 ноябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин эшлекле сәфәр белән Арча районына барды, анда «Арча батырларын данлый» дип аталган район алдынгылары слетында катнашты, шулай ук гражданнарны кабул итте.

Тантаналы чара кысаларында депутат югары күрсәткечләргә ирешкән волонтерларны, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләде.

Кабул итүдә депутатка Яңа Кенәр, Сөрдә һәм Түбән Оры авыллары арасындагы юлларны ремонтлауда, шулай ук социаль мәсьәләләр буенча ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

30 ноябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Казан дәүләт мәдәният институтында булдылар, анда «Алдынгы инфраструктураны үстерү» илкүләм проекты кысаларында төзелгән инжиниринг үзәге эше белән таныштылар. Мәдәният институтында иҗади югары уку йортлары арасында беренчеләрдән булып циффрлы технологияләр ярдәмендә этно - һәм промодизайн, агач һәм керамиканы сәнгати эшкәртү укытыла башланды. Депутатлар проект офисын, прототиплаштыру үзәген, виртуаль тренажерларны карадылар. Студентлар үзләренең стартапларын һәм проектларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук татар телендә «Тарлан» фильмына трейлер (Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасының уртак проекты) тәкъдим ителде.

30 ноябрьдә Казан яшь тамашачы театры үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Театр коллективын юбилее белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм башкалар котлады.

"Казан яшь тамашачылар театры –Татарстанның визит карточкаларының берсе, - дип билгеләп үтте Лилия Маврина, - Сез республиканы Россиянең театр киңлегендә лаеклы рәвештә тәкъдим итәсез, үсеп килүче буынга дөньякүләм караш формалаштырырга ярдәм итәсез, матурлыкка карата тәм, мәхәббәт формалаштырасыз, булачак театрларны тәрбиялисез».  

Бәйрәм көнендә театр кунакларны иҗади кичә, режиссер Лилия Әхмәтҗанованың «Мин – Казан яшь тамашачы театры» спектакле белән каршы алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан театрга бүләк – йөк автомобиле алу өчен сертификат тапшырылды. Лилия Маврина Казан яшь тамашачылар театры коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын ирештерде.  

28 ноябрьдә Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләргә Дәүләт Советы депутатлары һәм республикадагы битараф булмаган башка кешеләре көче белән җыелган гуманитар ярдәм тапшырылды. Аерым алганда, генераторлар, эретеп ябыштыру аппаратлары, чылбырлар, кер юу машиналары, кораллар һәм саклау чаралары тапшырылды. Хәзерге вакытта «Казан Экспо» җыю пунктында әзерлек узучы егетләргә Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров та ярдәм күрсәтте.

28 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Теләче районында булды, анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы туган телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән "Яңа гасыр" телеканалы төшергән «Алмаш» фильмын тәкъдим итүдә катнашты.

27 ноябрьдә Казанда В.И.Качалов исемендәге драма театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Александр Славутскийга 75 яшь тулу хөрмәтенә юбилей кичәсе узды. 27 ел дәвамында ул Татарстан Республикасының төп рус академия театрын җитәкли. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов танылган режиссерны юбилее белән котлады. 

Сәнгать җитәкчесе театр коллективын үз тирәсенә туплый алды, үзенчәлекле репертуар формалаштырып шәһәрнең театр җәмәгатьчелегенең хөрмәтен кире кайтара алды, дип саный Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. «Сезнең иҗатыгыз ­– сокландыргыч һәм гаҗәпләндерә торган экспрессив образларның матур дөньясы. Сез теләсә нинди проектларны тормышка ашыра аласыз. Театр сәнгатенә фидакарь хезмәт итәсез һәм режиссураның чын остасы, педагог һәм остаз, шул ук вакытта дәүләт эшлеклесе дә. Сез –безнең байлыгыбыз», — диде Юрий Камалтынов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Славутскийга Татарстан Республикасының мәдәни мирасын үстерүгә һәм саклауга аерым өлеш керткән өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

26 ноябрьдә Чүпрәле районында Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры, Татарстан Республикасы Конституция судының беренче рәисе Сәйфихан Нәфиев истәлегенә багышланган тантаналы митинг узды. Чарада Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Юлия Наумова, район башлыгы Марат Гафаров, Сәйфихан Нәфиевнең улы Гомәр Нәфиев, район прокуроры Илдар Маликов, Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура органнары вәкилләре катнашты.

Кунаклар шулай ук Иске Чүпрәле авылындагы Геройлар аллеясында район мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка һәм Ана һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

25 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Алексеевск районында юл хезмәткәре көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чараларда катнашты. Депутат Дәүләт Советы исеменнән барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.  

28 ноябрьдә Казанда «Бөек Җиңүнең яшь геройлары" бәйгесе лауреатларын һәм җиңүчеләрен Дәүләт Советы исеменнән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, проектның төбәк координаторы Людмила Рыбакова сәламләде.

«Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында без икенче ел рәттән «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» театраль куелышлар бәйгесен башлап җибәрдек. Анда театр постановкалары аша Бөек Ватан сугышында катнашкан яшьтәшләренең тормышы турында сөйләүче укучылар катнаша. Без яшь буынның сугышта катнашкан балалар турында сөйләүләрен һәм аларның батырлыклары турында белүләрен телибез", - дип басым ясады Людмила Рыбакова.

Бүләкләү тантанасы 9 декабрьдә Ватаныбыз геройлары көне алдыннан булачак. Конкурста 42 районнан 700 дән артык мәктәп һәм 30 меңгә якын бала катнашты. "Театральләштерелгән тамашаларның 100дән артык видеоязмасы оештыру комитетына тапшырылды", - диде  Людмила Рыбакова.

25 ноябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсенең 10 еллыгына багышланган киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара Казанда А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узды.

25 ноябрьдә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев Әниләр көне алдыннан Украинадагы махсус операциядә катнашучы татарстанлыларның хатыннары һәм балалары белән очрашты.

"Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә аерым ярдәм һәм игътибар кирәк, - дип басым ясады Татьяна Ларионова, - бу гаиләләр кайгыртучанлык тойсын өчен барысын да эшләргә кирәк».

24 ноябрьдә Буа районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты узды. Агросәнәгать секторы хезмәткәрләре белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин аралашты.

Бу елны буалылар яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Хәзерге вакытта Буа районы республикада авыл хуҗалыгы продукциясен тулаем җыю буенча өченче урында тора. Әйтик, бөртеклеләрнең тулай җыемы 217 мең тоннадан артык тәшкил иткән, уртача уңыш гектарыннан 40,8 центнер чыга. Шикәр чөгендеренең тулай җыемы 300 мең тоннадан артык булыр дип көтелә.

Депутатлар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм агросәнәгать комплексы алдынгыларына дәүләт бүләкләре һәм Мактау грамоталары тапшырды.

24 ноябрьдә Әлки районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышы узды, анда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров катнашты. Депутат балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне профилактикалау эшен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International