Комитетларның уртак утырышында махсус салым режимын кертү мәсьәләләре каралды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе, 14:25

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә уртак утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстанда салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын билгеләү буенча эксперимент ничек гамәлгә ашырылуы турында фикер алыштылар, бизнес өчен бердәм салым счетын кертү турындагы мәгълүматны тыңладылар, шулай ук комитетларның киләсе елга эш планын расладылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, быелның 1 июленнән эксперементаль тәртиптә яңа салым режимын - «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы»н кертү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла торган регионнарның берсе булып тора.  Федераль канунның Татарстанда ничек гамәлгә ашырылуы турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Сергей Карпухин сөйләделәр.

Хәзерге вакытта Татарстанда салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын кулланучы 450 гә якын салым түләүче теркәлгән. Гамәлдәге оешмалар яисә индивидуаль эшкуарлар салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасына 2023 елның 9 гыйнварыннан да соңга калмыйча хәбәр биреп 2023 елның 1 гыйнварыннан, яңа теркәлгән салым түләүчеләр - теркәлү көненнән алып 30 көн эчендә хәбәр биреп күчә алалар. Хәбәрне Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша җибәрергә мөмкин.

Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы буенча түләнгән салым физик затлар керемнәреннән салымны,  өстәмә бәягә салымны һәм эшкуарлык эшчәнлегендә кулланыла торган физик затлар мөлкәтенә салымны алыштыра. Калган салымнарны салым салуның гомуми режимын куллану тәртибендә түләргә кирәк. Шулай ук салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын кулланган салым түләүчеләр иминият кертемнәрен түләүдән азат ителә. Экспериментта катнашучыларга салым декларацияләрен бирергә кирәкми - түләүләр автомат рәвештә исәпләнәчәк. Салым түләүчегә салым ставкасы 8%ка тигез булган «керемнәр»  яисә 20%ка тигез булган «керемнәр минус чыгымнар»  салым салу объектын сайлау мөмкинлеге бирә.

Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын штаты биш кешедән артмаган, еллык керем күләме 60 млн. сумнан артмый торган, салым салуның башка режимнарын кулланмаган эшмәкәрләр кулланырга мөмкин.

Сергей Карпухин билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә яңа режимга күчкән салым түләүчеләрдән, шулай ук моны эшләргә планлаштыручылардан кергән сораулар нигездә техник характерда, һәм салым хезмәте вәкилләре белән бергәләп хәл ителә. Ул шулай ук салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын камилләштерү буенча берничә тәкъдим дә яңгырады, мәсәлән, штатта максималь сандагы хезмәткәрләр санын  биштән алып ун кешегә кадәр арттырырга.

Профильле ведомство докладын тыңлап фикер алышканнан соң, депутатлар мәгълүматны кабул итте һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенә салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану барышында салым түләүчеләрдән килә торган сораулар турында мәгълүмат бирергә, шулай ук эшкуарларга яңа махсус салым режимы турында мәгълүмат бирергә тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасына салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы үсешенә тоткарлык тудыра торган проблемаларны ачыклау буенча оешмалар һәм бизнесменнардан мөрәҗәгатьләр мониторингын дәвам итәргә, диелә.

"Яңалыклар һәрвакыт саклык белән кабул ителә, тик, минем карашымча, салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы режимы күп кенә бурычларны хәл итә, мәсәлән, әгәр үзмәшгульләрнең пенсия белән тәэмин ителеше булмаса, монда бу мәсьәлә хәл ителә, - дип билгеләде Леонид Якунин, - бизнес үзе барлык плюсларны һәм минусларны санарга һәм салым режимына карата үз карарын кабул итәргә тиеш".

Аннары депутатлар бердәм салым счетын кертү һәм оешмаларның һәм индивидуаль эшкуарларның салымнарны һәм иминият кертемнәрен Бердәм салым түләвенә күчүе турында мәгълүмат тыңладылар. 2023 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керә, аның нигезендә салым түләүченең бердәм салым счеты төшенчәсе кертелә.

Бердәм салым түләүләре - ул үз салым йөкләмәләрен түләү өчен салым түләүче тарафыннан җибәрелгән акчалар суммасы. Салым түләүчеләргә һәр түләүне үз реквизитлары буенча җибәрергә кирәкми. Салымнар, взнослар, җыемнар, пенялар һәм штрафлар түләү өчен барлык акчаны бердәм салым исәбенә җибәрәчәкләр.

"Элек эшмәкәрләр төрле вакытта салым түләгән булсалар, хәзер салым түләүнең бердәм вакыты - айның 28 нче көне билгеләнә, - дип аңлатты Леонид Якунин журналистлар белән аралашканда. - Бу шулай ук бердәм казначылык счетында чагылыш табачак бердәм түләү дә булачак. Бу - салым түләүченең счеты,  ул аны тулыландыра ала һәм автомат рәвештә түләүләр алыначак, шулай ук исәптә күпме акча калганы күренәчәк. Физик затлар керемнәренә салым шулай ук аена 1 тапкыр гына түләнәчәк».

2030 елга кадәр чорга Татарстанның ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясен раслау турында республика законы мониторингы нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сөйләде. Бу икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты карамагында булган контроль сорау.

Профильле комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, аны кабул итү вакытына Стратегия үсешнең өстенлекле программаларын саклап калган, әмма анда дөньякүләм һәм Россия нефть продуктлары базарын үстерүдә булган үзгәрешләр исәпкә алынмаган. "Бүген вәзгыять җитди үзгәрешләр кичерә. Элек кабул ителгән стратегия кертелгән санкцияләр һәм чикләүләргә бәйле рәвештә үзгәртүләргә мохтаҗ ", - дип белдерде Лотфулла Шәфигуллин.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды.

Бүген комитетлар агымдагы елда башкарылган эшләр турында хисап ясадылар, шулай ук киләсе елга эш планын тәкъдим иттеләр.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International