Татарстан вәкиллегендә Россия геройларын котладылар

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе, 13:42

Мәскәүдә, ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Ватан геройлары көненә – хәрби дан һәм хәрби батырлык бәйрәменә багышланган очрашу узды. Бәйрәм безнең илдә 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Очрашуда Татарстан вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубына керүче Россия геройлары Марат Алыков, Рафик Ихсанов, Сергей Тулин, Игорь Уразаев, космоска ике очыш ясаган очучы-космонавт Сергей Рыжиков (Бөгелмә шәһәрендә туган), Советлар Союзы герое һәм Россия Федерациясенең беренче герое, очучы-космонавт Сергей Крикалев катнашты.

Тулы вәкаләтле вәкиллектә шулай ук беренче тапкыр "Алтын Йолдыз" медале белән бүләкләнгән Россия геройлары да булды. Алар – Украинадагы махсус хәрби операция вакытында батырлык күрсәткән майорлар Раил Габдрахманов, Иван Додосов һәм Артур Орлов. Егетләр барысы да Казан югары танк училищесын тәмамлаган.

"Сезнең һәркайсыгызга ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез - гражданлык бурычын үтәү үрнәге. Герой исеменә бары тик тырыш хезмәт һәм ихлас ватанпәрвәрлек белән лаек булырга мөмкин, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия һәм Советлар Союзы геройларын шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле, генерал-майор Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәре ветераннар советы рәисе киңәшчесе, генерал-полковник Рәсим Акчурин, Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы рәисе, генерал-полковник Валерий Баранов котлады.

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы составына барлыгы 19 Советлар Союзы һәм Россия герое керә. «Безнең офицерлар исемлегенең бүген Россиянең яшь геройлары белән тулылануына без бик шат», - дип белдерде Равил Әхмәтшин.

Россия геройлары исеменнән очрашуда катнашучыларны Сергей Рыжиков сәламләде. "Тыныч тормышта яшәгәндә сугышка әзерлән, сугышта – тыныч тормышка. Бу хәлләргә без нигездә әзерләнгән идек, әмма тормыш халкыбызның көче һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә эчке резервларыбызның нинди булуын тагын бер тапкыр күрсәтер ", - диде ул.

Равил Әхмәтшин махсус хәрби операция башланганнан бирле, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешеп, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хуплау алып, ДХРда һәм ЛХРда зыян күргән кешеләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрби хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән тугыз акция үткәрүләре турында сөйләде. Татарстан һәм Мәскәү меценатлары ярдәме белән барлыгы 800 тоннадан артык йөк җыелган һәм тапшырылган. Шулай ук май һәм октябрь айларында Мәскәү өлкәсендә РФ махсус операцияләр көчләренең хәрби бүлекчәсенә транспорт, махсус техника һәм беренче кирәк-ярак предметлары тапшырылган.

Россия Оборона министрлыгыннан очрашуда вице-адмирал Виктор Калганов һәм генерал-лейтенант Виктор Новожилов катнашты. РФ Оборона министры һәм РФ Хәрби көчләренең Генераль штабы башлыгы кушуы буенча, алар РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевка, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар оешмасының Әлмәт бүлеге идарәсе әгъзасы Александр Андроновка “Россия Федерациясенең оборона куәтен ныгытуга керткән өлеше өчен” медален тапшырды. Алар барысы да хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүдә актив катнаша.  РФ Хәрби көчләренең Генераль штабы начальнигы - РФ оборона министрының беренче урынбасары В.В. Герасимовтан ТР Алабуга районы башлыгы, Алабуга шәһәре мэры Рөстәм Нуриев Рәхмәт хаты алды.

Татарстан вәкиллеге каршындагы Мәдәният эшлеклеләре клубы вәкилләре дә В.В. Герасимовның Рәхмәт хатына лаек булды. Алар даими рәвештә вәкиллек акцияләрендә катнаша, хәрби хезмәткәрләр алдында чыгышлар ясый.

«Татарстан Республикасына шундый уллар тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәсез. Үзегезне куркыныч астына куеп, бүләкләрне шәхсән тапшырасыз, хәрби хезмәткәрләр белән аралашасыз. Егетләребез Россиянең, Татарстанның һәрвакыт алар белән булуын тоеп тора, - диде Виктор Калганов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International