«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары хатын-кыз эшмәкәрләр өчен кайнар линия үткәрделәр

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе, 14:33

Бүген республикада бизнес алып бару белән бәйле мәсьәләләр буенча хатын-кыз эшмәкәрләр өчен “Хатын-кыз игътибары” телефон линиясе эшләде. Кайнар линия үткәрү инициаторы - Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары.

«Ел саен «Бердәм Россия» партиясенең туган көнендә 1 декабрьдә республикада гражданнарны кабул итү декадасы старт ала.  Бу вакыйга уңаеннан “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе хатын-кыз-кызлары кайнар линия оештырдылар, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, журналистлар белән аралашып, - хәзер күп кенә эшмәкәрләр өчен бик катлаулы вакыт, шуңа күрә без хатын-кыз эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтергә, аларны нәрсәләр борчуы турында ишетергә теләдек.

Кайнар линия кысаларында үз-үзләренә эшләүчеләрдән, шулай ук үз бизнесын ачарга җыенучылардан күп сораулар керде. Татарстанлылар эш башлаучы эшкуарларга ярдәм чаралары белән кызыксындылар, салым режимын ничек сайларга, кече һәм урта эшмәкәрлек өчен нинди грантлар булуы, бизнес ачуны нидән башларга, үз-үзләрен эш белән тәэмин итү өчен нинди мәгълүмати платформалар һәм сервислар булуы турында киңәштеләр.

Кайнар линия эшне 14:00 сәгатьтә төгәлләде. "Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясенә 50 дән артык кеше шалтыратты. Республика халкы белән “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат берләшмәсе әгъзалары Лилия Маврина, Людмила Рыбакова, Рузилә Тимергалеева, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР эшмәкәрлекне яклау фонды вәкилләре аралашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International