СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советының унҗиденче утырышы 24 декабрьдә була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 мәсьәлә, шул исәптән 12 Татарстан Республикасы законы проектын һәм 4 федераль закон проектын карарга планлаштыра. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
17
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советының уналтынчы утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Рәисе якындагы өч елга керемнәр һәм чыгымнар планлаштырыла торган финанс законнары блогына − республика бюджеты турындагы законга һәм медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы законга кул куйды. Моннан тыш, кайбер законнарга кертелгән үзгәрешләр республиканың Конституция советы вәкаләтләрен киңәйтергә, шулай ук кунакханә бизнесы өчен ташламалы салым ставкасын озайтырга мөмкинлек бирәчәк. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.
16
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советы утырышы булды, анда депутатлар Татарстанның Дәүләт бүләкләре турында республика законын гамәлгә ашыруның барышы, Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.
16
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар аерым өлкәләрдә салымнарны җайга салуга кагылышлы республика закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта катнашучылар профиль комитетының 2025 елдагы эше турында хисап тыңладылар, шулай ук алдагы чорга якынча эш планын расладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ