Депутатлар - округларда

2022 елның 9 декабре, җомга, 08:15

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә.

Бу атнада “Бердәм Россия” партиясе туган көненә багышлап гражданнарны кабул итү дәвам итте. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов 1 декабрьдә Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, ә 6 декабрьдә Яшел Үзән районында гражданнарны кабул итте.

Депутатка Яшел Үзән районының Әйшә авылында ялгыз яшәүче 67 яшьлек кешегә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ир-атның җитди авыруы ачыкланган, мөстәкыйль рәвештә инвалидлык билгеләү өчен йөри алмый. Моннан тыш, күршеләре аңа көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә дә ярдәм сорыйлар.

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүчеләр Казаннан бистәгә кадәр автобус маршрутын яңартуны сорыйлар, ул "Салават Купере" торак комплексының икенче чиратын эксплуатациягә керткәннән соң гамәлдән чыгарган.

Казанның 85 яшьлек хатын-кыз депутатка аның йортында вентиляция системасындагы җитешсезлекләрне бетерүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән.

6 декабрьдә Казан шәһәре Совет районының Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина кабул итте. Депутатка мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә айлык түләү, хәрби хәрәкәтләр ветеранының торак шартларын яхшырту, әдәби музейлар белән хезмәттәшлек итү, шулай ук төзекләндерү буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр.

"Гражданнар кабул итү - конкрет кешегә кирәк вакытта ярдәм итү өчен бәяләп бетергесез мөмкинлек, әмма моннан тыш, бу әле системалы чишелешләр таләп итә торган проблемаларны, эшләнеп бетмәгән эшләрне ачыклау ысулы да", - дип ассызыклады Лилия Маврина.

Зәй районында яшәүчеләрне Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов кабул итте.

Депутатка Зәйдә яшәүче инвалид баласы булган хатын торак бирү мәсьәләсендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Карамалы авылында яшәүче ханым барлык авылдашлары исеменнән авыл территориясен төзекләндерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. "Сораулар халыкның күпчелеген борчый торган. Алар барысы да контрольгә алынды һәм җентекләп эшләнәчәк», - диде Илшат Әминов.

Яр Чаллыда гражданнарны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова кабул итте. Депутатка югары технологияле медицина ярдәме алу, тез буынын алыштыру, яман шеш авыруын дәвалаганда дарулар белән тәэмин итү буенча ташламалар бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, һәр мәсьәлә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә хәл ителәчәк.

Шулай ук гражданнарны Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин да кабул итте. Халыкара класслы спорт мастеры Фәнис Нуретдинов кабул итү кысаларында депутатка күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Владимир Чагин ярдәме белән Яр Чаллы ветераннары һәм инвалидлары пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатында катнашты, көмеш медальләр алды. Хәзер команда 16 декабрьдә Екатеринбургта узачак Евразия чемпионатына әзерләнә.

Сарман районында гражданнарны Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков кабул итте. Кергән мөрәҗәгатьләрнең барысы да эшкә алынды.

Ункөнлек кысаларында Кукмара районында гражданнарны Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кабул итте. Халык белән очрашу район советы бинасында узды. Авыл халкы депутатка Купка авылында башлангыч мәктәп төзү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.

Римма Ратникова фикеренчә, гражданнарны шәхси кабул итү - халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе. "Бу авыр тормыш вәзгыятендә ярдәм сорап дәүләт хакимияте органнарына турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге, - диде депутат, - кешеләр иң катлаулы проблемалар белән килергә һәм аларны хәл итәргә мөмкин булган урын барлыгын аңлый".

Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов гражданнарны видеоконференцэлемтә режимында кабул итте. Парламентарийга Бөгелмә халкының биш кешесе торак, эшкә урнашу, территорияләрне төзекләндерү, фатир чиратына куюга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.

6 декабрьдә Казанның Яңа Савин районында Дәүләт Советы депутатлары Мөслимә Латыйпова һәм Рима Мөхәммәтшина гражданнарны кабул итте.

7 декабрьдә Казан Кремлендә гомуми белем бирү мәктәпләре һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында уздырылган коррупциягә каршы юнәлешле иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Парламент депутатлары исеменнән конкурс лауреатларын Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина котлады.

7 декабрь көнне Дәүләт Советы депутатлары һәм төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе белгечләре Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар белән очрашты. Бүген биредә 50гә якын кеше яши.

Концерт программасы башланыр алдыннан Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Шулай ук бу көнне депутат гражданнарны кабул итте. ЛНР дан күчеп килгән, вакытлыча пансионатта яшәүче кеше Владимир Вавиловка торак алуда ярдәм күрсәтүне сорап, мөрәҗәгать иткән. Аның 31 яшьлек улы, беренче төркем инвалид, онкология белән көрәшә. Гаилә аерым торакка мохтаҗ. Владимир Вавилов мәсьәләне контрольгә алды.

6 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Балтач районында булды, анда Балтач районы инвалидлар спартакиадасын ачуда катнашты.

Гражданнар депутатка кабул итү кысаларында Шеңшеңәр авылында яшәүче кеше үзенә АЭС пенсионеры буларак социаль түләүләр бирүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу сорауны Камил Нугаев шәхси контроленә алды.

Шул ук көнне Камил Нугаев “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Рамил Нотфуллин һәм муниципаль депутатлар белән берлектә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балтачлылар йортында булдылар. Очрашулар инвалидлар ункөнлеге кысаларында узды.

6 декабрьдә Минзәләдә "Минзәлә" футбол манежы ачылды. Спорт объектын ачу тантанасында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов минзәләлеләрне район тормышындагы истәлекле вакыйга белән видеоэлемтә буенча котлады. Минзәләлеләр белән аралашканда, Азат Хамаев яңа футбол манежында "һәрьяклап үсеш алган, спорт яратучы шәхесләрне тәрбияләүләрен" теләде. "Минзәлә" футбол манежында 90 нан артык яшь футболчы шөгыльләнәчәк.

6 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында булды, анда ул гражданнарны кабул итте һәм социаль акцияләрдә катнашты.

Мамадыш районында гражданнарны кабул итү бу юлы “Бердәм Россия” партиясенең туган көненә багышланган ункөнлек кысаларында узды. Марат Әхмәтовка Олыяз мәдәният йортын капиталь төзекләндерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Депутат мәсьәләне эшкә алды.

Шул ук көнне Марат Әхмәтов Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә мобилизацияләнгән Мамадыш егетенең әнисе, 3 группа инвалид Мария Марченкованың хәлен белде.

Шулай ук 6 декабрьдә Мамадышта Игелек марафоны уздырылды. Марат Әхмәтов әлеге чарада да катнашты, Мамадыш районы мәгариф учреждениеләрендә укучылар ясаган әйберләрне сату өчен оештырылган хәйрия ярминкәсендә кулдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты.

6 декабрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа районында булды. Депутат гражданнарны кабул итте һәм ябык футбол манежын ачуда катнашты.

Депутат “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте, очрашуда юллар һәм тротуарлар төзүгә, инвалид балаларны тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Шул ук көнне Ринат Гайзатуллин буалыларны яңа спорт объекты ачылу белән котлады. Тантанада катнашучыларга видеоконференцэлемтә буенча сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Буада ябык футбол манежы кыры 20 метрга 40 метр тәшкил итә, манеж заманча спорт җиһазлары һәм инвентарь белән җиһазланган. Буалыларның шатлыгын уртаклашырга килгән "Рубин" футболчылары шундук яшь спортчыларны уен атмосферасына керттеләр.

5 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова “Кояшлы” тернәкләндерү үзәгендә булды, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр белән аралашты, шулай ук “Бердәм Россия” җирле бүлекчәсе активы исеменнән балаларга бүләкләр һәм канцелярия әйберләре тутырылган “Батырлык тартмасы”н тапшырды. Очрашу инвалидлар ункөнлеге кысаларында узды.

“Кояшлы” үзәгендә төрле авырулар белән авыручы 18 яшькә кадәрге 97 бала шөгыльләнә. Ел саен 870 бала тернәкләндерү уза. «Кояшлы» тернәкләндерү чараларының барысы белән дә тәэмин ителгән, дәресләр өчен уңайлы класслар җиһазландырылган, анда белгечләр комплекслы диагностика уздыралар һәм сәламәтлекне торгызу һәм ныгыту өчен кирәкле процедуралар үткәрәләр.

«Без Татарстанда үткәрелә торган инвалидлар декадасына  кушылдык, - диде Ольга Воронова, - безнең бурыч - мөмкинлекләре чикләнгән балаларга булышу, ярдәм итү. Декабрь дәвамында без тернәкләндерү үзәкләренә, балаларның өйләренә барып кайтачакбыз".

5 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова эш сәфәре белән Нурлат районында булды, анда ул “Бердәм Россия” партиясенең XXIII конференциясендә катнашты һәм гражданнарны кабул итте.

Партиянең җирле бүлекчәсе конференциясендә мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. «Барлык нурлатлыларга да мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген Нурлат җирле бүлекчәсе конференциясендә эш турында хисап яңгырады. Районда депутатлар мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә беркетелгән һәм актив эшчәнлек алып баралар», - диде Людмила Рыбакова.

Гражданнарны кабул итү кысаларында депутатка мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре әгъзалары җир кишәрлекләрен исәпкә куюда, поликлиникадан балалар ризыкларын алуда, балигъ булмаган балаларны каникул вакытында эшкә урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр, шулай ук аталыкны рәсмиләштерү турында үтенеч тә булган.

Эшлекле сәфәре барышында Людмила Рыбакова чуваш телендә белем бирү оешмалары өчен «Туслах» («Дружба») газетасына язылган.

30 ноябрьдә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев гуманитар миссияләрдә катнашу өчен волонтерларны укыту үзәген ачуда катнаштылар. Үзәкнең төп максаты - волонтерларны беренчел медицина һәм психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук гадәттән тыш хәлләр шартларында аларны гуманитар миссияләрдә алга таба катнашу өчен өйрәтү. Очрашу кысаларында активистлар «Без Бергә» гуманитар штабы эшчәнлеген тәкъдир иттеләр һәм алдагы эш планнары турында сөйләделәр. Очрашу ахырында парламентарийлар Донбасста гуманитар миссияләрдә катнашкан волонтерларны бүләкләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International