«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары мәгариф мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл уздырды

2022 елның 9 декабре, җомга, 14:18

Бүген Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе әгъзалары республика муниципаль берәмлекләре депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышында гомуми белем бирү мәктәпләрендә укыту һәм укучыларны тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш кысаларында шулай ук “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” театр постановкаларының республика конкурсына йомгак ясалды.

“Илебез Ватан геройлары көнен билгеләп үткән көндә без мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышып түгәрәк өстәл уздырабыз, шулай ук республика патриотик конкурсына йомгак ясыйбыз, - дип билгеләп үтте “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. - Мөһим тарихи вакыйгалар турында хәтерне саклап калу җәмгыятебезнең киләчәгенә зур өлеш кертүен  яхшы аңлыйбыз. Патриотик тәрбия яшьләребезне тәрбияләүдә мөһим роль уйный".

Алсу Нәбиева Дәүләт Советы депутатлары ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган патриотик тәрбия проектлары, шулай ук элегрәк депутатлар тарафыннан гамәлгә ашырылган "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." социаль-гуманитар проекты турында сөйләде. Быел хатын-кыз депутатлар берләшмәсе  тарафыннан "Геройлар аллеясы" дигән китап бастырылган, анда Бөек Ватан сугышы еллары геройлар турында сөйләнә.

«Кече Ватан культурасы» федераль партия проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» театр постановкалары республика конкурсында җиңүчеләрне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова тәкъдим итте. "Конкурс берничә этапта узды, февральдә беренче сайлап алу этаплары узды. Безнең өчен конкурста катнашучы районнар географиясенең киңәюе бик мөһим, - дип билгеләде Людмила Рыбакова, журналистлар белән аралашып, - 128 эш республика этабына тәкъдим ителде, жюрига җиңүчене билгеләү катлаулы булды, чөнки барлык эшләр дә югары дәрәҗәдә башкарылды».

Җиңүчеләргә Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да мөрәҗәгать итте. "Безнең өчен мондый проектларда мәктәп укучыларының катнашуы бик мөһим, алар инициатива күрсәтә, темага иҗади һәм рухи яктан якын киләләр", - диде Римма Ратникова.

Конкурста республиканың 42 муниципаль районыннан 700 мәктәптән 30 меңгә якын укучы катнашкан. Балалар видеороликта театр куелышлары аша Бөек Ватан сугышында катнашкан яшьтәшләренең тормышы турында сөйләделәр. Мәгариф учреждениеләренең театр коллективларына бүген Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бүген үк «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе Россиядә 2023 елда игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланган "Укытучы укучы күзләре белән" фотосурәтләр бәйгесен башлап җибәрү турында игълан итте.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең эше турында сөйләде. Укучыларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча федераль законны гамәлгә ашыру турындагы доклад белән республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина чыгыш ясады. «Һәр баланың уңышы» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында «Мәгариф»  илкүләм   проектын гамәлгә ашыру кысаларында Өстәмә белем бирүче навигатор булдырылган, ул укучыларга һәм аларның ата-аналарына өстәмә гомуми белем бирү программаларын дистанцион рәвештә сайларга һәм аларга язылырга мөмкинлек бирә. Навигатор мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2,2 меңнән артык мәгариф оешмасы 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә белем бирүнең алты юнәлеше буенча программалар гамәлгә ашыра.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча резолюция проекты кабул ителде, ул түгәрәк өстәлдә катнашучыларның өстәмә тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнеп бетәчәк һәм аннары профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәреләчәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International