Дәүләт Советында "Яшь закон чыгаручы" конкурсы узды

2022 елның 10 декабре, шимбә, 12:47

Бүген парламентта Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты оештырган "Яшь закон чыгаручы" конкурсы узды. Конкурста катнашучыларны (алар Яшьләр парламентына әгъзалыкка кандидатлар булып тора) һәм республика муниципалитетларыннан килгән егетләрне-кызларны Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сәламләде.

Конкурста республиканың шәһәр һәм районнарыннан 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 50 дән артык яшь кеше катнашкан. Беренче этапта алар сайлап алынган актуаль юнәлешләр буенча норматив-хокукый актлар, законнар һәм җирле үзидарә органнары карарлары проектларын әзерләгәннәр һәм тәкъдим иткәннәр.

Бүгенге этап барышында конкурсантлар социаль сәясәт һәм хезмәт, торак-коммуналь сәясәт һәм инфраструктура, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, җирле үзидарә, мәгълүмати сәясәт, икътисад һәм хокук тәртибе кебек номинацияләр буенча үз проектларын якладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International