Профильле комитет утырышында республика шифаханәләрендә медицина реабилитациясе мәсьәләләре каралды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе, 17:56

Бүген Казанда «Ливадия - Татарстан» шифаханәсе базасында узган Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында республиканың шифаханә-курорт учреждениеләре шартларында медицина реабилитациясен оештыру турында сүз барды. Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында республика законы мониторингы йомгаклары турында мәгълүмат тыңладылар. Утырыш эшендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан депутатлар шифаханә комплексының дәвалау һәм торак корпусларын карадылар, ял итүчеләрнең яшәү шартлары, шулай ук шифаханәнең дәвалау-диагностика базасы белән таныштылар, дәва алучылар белән аралаштылар. «Дәвалану тәмамланганнан соң тернәкләндерү - бик мөһим этап, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова, - бүген без заманча җиһазлар кулланып дәвалауның яңа ысулларын, технологияләрен күрә алдык. Шул ук вакытта, бүген без юлламаларның бюджет бәясен, еллык инфляцияне исәпкә алып, индексацияләү мөмкинлеген карарга кирәк, дип билгеләп үтәбез".

Республикада пациентларны шифаханә-курорт дәвалау шартларында медицина реабилитациясе күрсәтү эше ничек җайга салынуы турында республика сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Резеда Бодрова һәм шифаханә-курорт дәвалау буенча баш штаттан тыш белгеч Ләйсән Гомәрова сөйләде.

Түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдә дәүләт гарантияләре программасы кысаларында гражданнарга тернәкләндерү 19 медицина оешмасында, шулай ук өч шифаханә-курорт учреждениесендә күрсәтелә. Финанслау Татарстан Республикасы бюджетыннан гамәлгә ашырыла. 2022 елда 5 587 эшләүче гражданны реабилитацияләү өчен 165,2 млн. сумга шифаханә-курорт оешмалары белән килешүләр төзелгән.

2022 елда эшләүче гражданнарны медицина реабилитациясе программасында 17 санатор-курорт оешмасы һәм ике дәүләт медицина оешмасы катнаша.

РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге мәгълүматы буенча, 2022 елда федераль бюджеттан ташламалы категориядәге гражданнарны савыктыру өчен 8 мең юллама  алу өчен 210,9 млн. сум, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны савыктыру өчен 1,7 мең юллама сатып алуга 49,9 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Болардан тыш, быел шифаханә оешмаларында авыр тормыш хәлендә булган, шулай ук "Ана һәм бала" юлламалары буенча 4,5 меңнән артык бала сәламәтлеген ныгыткан.

Утырыш кысаларында профильле комитет әгъзалары шулай ук гражданнарны  тернәкләндерүгә финанс чыгымнары нормативларын арттыру һәм аларның шифаханәләрдә булган көннәрен билгеләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. "Мәсәлән, өйдә балалары көтеп торган әниләр 21 көн буе санаторийда ятмый инде, мондый пациентлар аларны өйгә иртәрәк җибәрүне сорыйлар, - диде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. - Һәм, әлбәттә, мондый очраклар өчен шифаханәдә булу көннәрен кыскарту мөмкинлеген карарга кирәк. Пациентларга шифаханә-курорт дәвалануын авыру дәрәҗәсенә карап билгеләргә кирәк".

Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән докладларны тыңлап, депутатлар халыкны медицина тернәкләндерүе һәм сәламәтләндерү өлкәсендә «Ливадия - Татарстан» шифаханәсенең уңай эш тәҗрибәсен билгеләп үттеләр, шулай ук тәкъдимнәр кабул иттеләр.

Бүген комитет утырышында депутатлар Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында республика законы мониторингы йомгаклары турындагы мәгълүматны тыңладылар. Быел 10 айда Ирина Волынец исеменә 1738 мөрәҗәгать кергән.  2022 елда балалар омбудсмены 33 суд процессында катнашкан. Дәүләт Советында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында быел бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында һәм балигъ булмаганнарга аерым товарларны сатуны чикләүне билгеләү өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында республика законнары проектлары эшләнде. Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча комитет әгъзалары канунның гамәлдәге законнарга туры килүен һәм үзенең актуальлеген югалтмавын билгеләп үттеләр.

Бүген парламентарийлар РФ Дәүләт Думасына "Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 44 статьясына үзгәреш кертү хакында" федераль закон проектын кертү турында Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын карады. Закон проекты тарафыннан Федераль законның 44 статьясындагы 1 өлешенең 134 пунктының нигезләмәсен төгәлләштерергә тәкъдим ителә, аны эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән гражданнарга мәшгульлек хезмәте органнары юлламасы буенча башка җирлеккә күчеп киткән очракларда субъектларның дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә аларга ярдәм күрсәтү керә дигән күрсәтмә белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Хәзер мондый ярдәм эшсез гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына гына күрсәтелә.

Комитет утырышында Комитетның быелгы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2023 елга план расланды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International