Марий Эл башкаласында Идел буе федераль округы яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе, 23:43

Бүген Йошкар-Ола шәһәрендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина катнашты.

Идел буе яшь парламентарийларын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Евгений Люлин һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Анатолий Смирнов сәламләде.

Утырыш барышында Ассоциация әгъзалары яшьләр сәясәтенең төрле аспектлары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, авылда яшьләр бергәлеге булдыруның әһәмияте турында сүз барды, авыл территорияләре инфраструктурасын камилләштерү һәм яшьләр клублары булдыру проблемалары күтәрелде. Утырышта шулай ук "Пермь краенда парламент дебатлары мәктәбе" проекты тәкъдим ителде, яшьләр парламентлары эшчәнлегенә сакчыл идарә итү инструментларын кертү мәсьәләләре каралды.

Яшь парламентарийлар тарафыннан законнарны камилләштерү буенча берничә тәкъдим яңгырады. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина Россия Федерациясе кодексының 6 бүлеген балигъ булмаганнарга татуировкалар ясауга кагылышлы статья белән тулыландырырга тәкъдим итте.

Инициатива нигезендә, тән тиресенә   перманент (даими) рәсем (сәнгать татуировкасы) ясау, буягыч пигментны кертү өчен, балигъ булмаган балаларга ата-аналарның яисә аның законлы вәкилләренең рөхсәте кирәк. Татарстанның яшь парламентарийлары фикеренчә, бу татусалоннар эшен регламентлаштырырга, физик һәм юридик затларның җаваплылыгын арттырырга, яшүсмерләрне сәламәтлекләре белән проблемалардан сакларга ярдәм итәчәк.

Евгений Люлин әлеге инициативаны иртәгә Йошкар-Олада узачак Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясендә тәкъдим итәргә һәм фикер алышырга тәкъдим итте.  Хупланган очракта - эшләп бетерергә һәм Дәүләт Думасына карау өчен кертергә тәкъдим итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International