Дәүләт Советында "60 нчы параллель регионнарның гражданнар инициативалары" форумы җиңүчеләре булды

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе, 13:44

Бүген Дәүләт Советында Ханты-Манси автономияле округының Гражданнар инициативалары фондының яшь активистлары, "60 нчы параллель регионнарының гражданнар инициативалары" халыкара гуманитар форумында җиңүчеләр булды. Конкурс лауреатлары белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова очрашты.

 Очрашу Ханты-Манси автономияле округы яшьләр хәрәкәте лидерларының стажировкасы кысаларында узды. Парламентарийлар кунакларга Дәүләт Советы һәм Яшьләр парламенты эшчәнлеге, яшьләргә ярдәм итү буенча республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм яшь гражданнарның иҗади һәм эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү проектлары турында сөйләделәр.

 Дәүләт Советында  кунаклар өчен экскурсия оештырылды, алар парламентаризм үсеше тарихы музеенда, китапханәдә, Дәүләт Советының утырышлар залында булдылар.

Татарстан халыклары дуслыгы йортында уза торган "60 нчы параллель регионнарның гражданлык инициативалары" Халыкара гуманитар форумында җиңүчеләр өчен стажировка кысаларында тыңлаучылар проект эшчәнлегендә компетенция дәрәҗәсен арттыру программасын узалар, мастер-классларга, актуаль мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләргә йөриләр, шулай ук Татарстан халыклары традицияләре һәм мәдәнияте белән танышалар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International