Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе белән бүләкләде

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 10:21

Бүген Дәүләт Советында, парламентның утыз сигезенче утырышы алдыннан дәүләт хезмәте ветераннарын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе белән бүләкләү тантанасы булды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың атказанган иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләренә бүләкләр тапшырды.

 «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе белән өченче һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, уникенче чакырылыш Татарстан ССР Югары Советының план һәм бюджет-финанс комиссиясе рәисе, беренче чакырылыш Дәүләт Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Гелий Кобелев бүләкләнде.

Дәүләт Советы Президиумы карары белән әлеге бүләк шулай ук 12 чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, беренче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, ТАССР Югары Советының Сәнәгать, халык куллану товарлары, транспорт, элемтә, сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү комиссиясе рәисе Ольга Ермакова да бирелде. Ольга Михайловна бүген утырышта катнаша алмады, аңа мактаулы билге соңрак тапшырылачак.

Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе 2015 елның апрелендә гамәлгә куелды. Аларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын, парламентаризмны, граждан җәмгыятен, демократияне, парламентара элемтәләрне үстерүгә һәм законлылыкны ныгытуга аерым өлеш керткән, шулай ук актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, закон чыгару (вәкиллекле) органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе гражданнары һәм чит ил гражданнары бүләкләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International