Аттракционнар эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләрен җайга сала торган закон проекты кабул ителде

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 11:25

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстанда аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыру турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде.

2023 елның 1 гыйнварыннан «РФ субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-ФЗ номерлы федераль законның 108 пункты үз көченә керә.  Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышын күзәтү буенча республика идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков билгеләп үткәнчә, документ нигезендә аттракционнарны техник торыш һәм эксплуатацияләү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру төбәк хакимиятләренең вәкаләтләренә керә.

"Закон кабул итү аттракционнарның техник торышына һәм эксплуатациясенә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру вәкаләтләрен үз вакытында гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады Мөнир Халиков, закон проектын тәкъдим итеп.

Татарстанда аттракционнарның техник торышын һәм эксплуатациясен күзәтү Татарстан Республикасы Дәүләт торак күзәтчелеге идарәсенә йөкләнәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International