Депутатлар 2023 елга закон проекты эше планын расладылар

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 15:04

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар 2023 елга закон проекты эше планын, шулай ук ТР Дәүләт Советының РФ субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек итү планын карады.

Закон проекты эш планын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин тәкъдим итте, ул документның Дәүләт Советының узган утырышында нигез итеп алынуын һәм закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан кергән 27 тәкъдимнән торуын искәртте. Ул хәбәр иткәнчә, 2023 елга закон проекты планы 29 тәкъдимнән тора, һәм аңа Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе уңай бәяләмәсе алынган.

ТР Дәүләт Советының 2023 елга РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек планын тәкъдим итеп, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин 2022 елда бу юнәлештәге эш нәтиҗәләрен анализлады. "Хәзерге вакытта РФ субъектлары парламентлары белән хезмәттәшлек турында 43 килешү, дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән 2 килешү, чит дәүләтләрнең һәм аларның субъектларының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек итү турында 11 килешү гамәлдә, - дип искәртте ул. - Минск өлкә депутатлар советы һәм Чуваш Республикасы Дәүләт Советы белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Парламент комитетларының башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән берничә уртак утырышы үткәрелде, Татарстан депутатлары федераль һәм төбәкара чараларда актив катнашты".

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2023 елга РФ субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге планы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралган һәм хупланган.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча ике план да Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан расланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International