Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ (КАИ) педагогларын, студентларын һәм аны тәмамлаучыларны уку йортының юбилее белән котлады

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 17:42

Бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) галим һәм попечительләр советларының әлеге уку йортының 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышы узды. Альма-матерның юбилее белән ветераннарны, профессорлар-укытучылар составын, югары уку йортын тәмамлаучыларны һәм студентларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.  

“Югары уку йортының 90 еллык тарихында күп нәрсәләр эшләнгән, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – ләкин иң мөһиме - ныклы үсеш традицияләре салынган. КАИ кебек югары уку йортлары безнең күп тармаклы  икътисадның,  республиканың фәнни казанышларының һәм көндәшлеккә сәләтле производстволарны үстерүнең нигезе булып тора".

КАИның күренекле галимнәре арасында - Сергей Королев, Николай Четаев, Валентин Глушко, Георгий Каменков, Семен Нужин, Хәмид Мөштәри һәм башкалар. КАИ үз тарихында авиация сәнәгате һәм илнең халык хуҗалыгының башка өлкәләре өчен 110 меңнән артык инженер әзерләгән. Алар арасында - 30дан артык кеше Советлар Союзы, Россия һәм Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган. Инженерлык кадрларын әзерләүдә һәм фәнни тикшеренүләрне үстерүдә зур күренекле казанышлары өчен югары уку йорты Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.

Үзенең 90 еллыгына университет җитди казанышлар һәм уңышлар белән килә, хәзерге вакытта биредә Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 13 меңнән артык студент белем ала. Педагогик коллектив тугыз меңнән артык укытучыны берләштерә. «Бүген КАИ - югары квалификацияле укытучылар һәм актив студентлар гаиләсе», - дип ассызыклады А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты -КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Тимур Алибаев. Ул шулай ук республика җитәкчелегенә югары уку йортының инновацион проектларына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Югары уку йортында танылган фәнни мәктәпләр оештырылган, үзләренең конструкторлык бюролары эшләп килә. Университет илнең пилотлы һәм пилотсыз авиация буенча барлык стратегик әһәмиятле проектларында катнаша.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин вуз профессорларына һәм алдынгы актив тикшеренү эшчәнлеге алып барган укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. «А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе коллективы Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Россиянең алдынгы техник университетларының берсе - А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ (КНИТУ-КАИ) - Казан дәүләт университетының аэродинамик бүлеге базасында оештырылган. 1992 елда КНИТУ-КАИ техник университет статусын алды, ә 2009 елда аңа милли тикшеренү техник университеты статусы бирелде.

Хәзерге вакытта университет составына 5 институт һәм бер факультет керә: Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институты; Автоматика һәм электрон приборлар төзү институты; Компьютер технологияләре һәм мәгълүматны яклау институты; Радиэлектроника, фотоника һәм цифрлы технологияләр институты; Инженерлык икътисады һәм эшкуарлык институты; Физик-математика факультеты. Вузның Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск, Яр Чаллы һәм Чистай филиаллары бар.

2021 елда КНИТУ-КАИ Россия Федерациясенең «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасының нигез өлеше кысаларында финанслау алган 106 югары уку йортының берсе булды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International