Фәрит Мөхәммәтшин Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышында катнашты

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 18:06

Бүген Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышы узды, аны РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев үткәрде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, экспертлар җәмгыяте вәкилләре милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү һәм милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда этномәдәни берләшмәләрнең роле турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуда Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин, Милләтләр эшләре буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе Геннадий Семигин, Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Любовь Глебова, РФ мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, РФ Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, “Россия халыклары ассамблеясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Светлана Смирнова, төбәкләрнең дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан шулай ук Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Татарстан халыклары ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International