"Мәрхәмәт – Милосердие" берләшмәсе депутатлары мобилизацияләнгән гаиләләрдән балаларны яңа ел тамашасына чакырдылар

2022 елның 16 декабре, җомга, 13:45

Бүген Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләрендәге балалар өчен быел беренче хәйрия Чыршы бәйрәме булды. Бәйрәм "Мәрхәмәт – Милосердие" берләшмәсе депутатлары инициативасы белән уздырылды.

Яңа ел бәйрәмнәре белән балаларны һәм аларның әти-әниләрен "Мәрхәмәт - Милосердие" депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева котлады. «Әкият» театрында хәйрия чыршылары уздыру безнең парламент берләшмәсенең күркәм традициясенә әверелде. Быел без игътибарыбызны арттырырга һәм махсус хәрби операциядә кысаларында үз  бурычларын үтәүче әтиләрнең балалары өчен бәйрәм үткәрергә булдык.

Балаларга изге теләкләрен белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова да ирештерде. "Без бүген беренчеләрдән булып Яңа ел хәйрия чыршылары сериясен ачабыз, - диде ул, - бүләк һәм игътибар беркайчан да артык булмый. Без шулай ук ишле гаиләләрдән булган, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга да игътибарыбызны арттырырга тиешбез».

Яңа ел әкияте тамашасына бүген 4-7 яшьлек ике йөзләп бала катнашты. Балаларга "Яңа ел төнендә төш" спектаклен күрсәттеләр, анда төп герой - яңа ел символы - кечкенә Куян.

Яңа ел спектаклен караганнан соң, балалар Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук әкият геройлары белән аралаштылар, бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Тамаша ахырында балалар татлы бүләкләр алдылар. 

Яңа ел чыршысында Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Алсу Тарханова, Ольга Воронова катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International