Казанда «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләделәр

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе, 15:25

Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Премияне тапшыру инициаторы булып ел саен “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге һәм “Яшь гвардия” тора. Бүләкләрне Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, РФ сенаторы Александр Терентьев, Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре тапшырды.

"Бүген сөйләнгән һәр тарих янә бер кабат "герой булып тумыйлар" дигән гыйбарәне раслый", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - Татарстан, гомумән, Россия дә һәрвакыт үз геройлары белән дан тота, аларның бөек эшләре белән горурланалар. Минемчә, бу иҗтимагый премия лауреатлары елдан-ел күбрәк булачак, чөнки батырлык өчен  җирдә һәрвакыт урын бар".

Бүген залда  кайберләренә хәтта 18 яшь тә  тулмаган яшь геройлар җыелды. "Бездә бик яхшы яшьләр, без моңа янә бер тапкыр инанабыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - ата-бабаларга лаеклы яшь алмаш үсә".

“Без сезнең һәр эшегезгә сокланабыз, - дип ассызыклады “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, - барлык игелекле эшләрнең танылу өчен түгел, ә күңел өчен эшләнүе мөһим. Сезнең кебек кешеләр булганда, тормышта һәрвакыт батырлыкка урын бар".

«Безнең заман геройлары» премиясе лауреатларының иң яшенә – 11, иң өлкәненә – 71 яшь. Бу кешеләр башка гомерләрне коткара, җинаятьчеләр белән көрәшә, кыйммәтле дәвалауга акча җыярга булыша, гаиләгә тәрбиягә сигезәр бала ала, урманнар утырталар һәм үстерәләр, мөстәкыйль рәвештә курчаклар тегәләр һәм балалар өчен спектакльләр куялар, укуда һәм хезмәттә зур уңышларга ирешәләр, волонтерлык белән шөгыльләнәләр.

Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрне һәм үз теләкләре белән катнашучыларны, илнең мобилизацияләнгән кешеләренә  һәм гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча гуманитар миссияләр оештыручы, ЛНР һәм ДХРдан күченеп килергә мәҗбүр булганнарга гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче битараф булмаган татарстанлыларны    һәм иҗтимагый берләшмәләрне хөрмәтләделәр.

«Елдан-ел премия лауреатлары саны арта бара, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы депутаты, «Яшь гвардия» төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев, - күпләр гаиләләре белән килә, һәм бу аеруча әһәмиятле, чөнки сез кешеләргә яхшылык эшләү үрнәген буыннан-буынга тапшырасыз».

 «Безнең заман геройлары» проекты республикада 2013 елдан гамәлгә ашырыла. 9 ел эшләү дәверендә проект үсте: башта республика (2016 елда), аннары округ, федераль статус алды. Бүген ул Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, “Бердәм Россия партиясе ” һәм “Яшь гвардия” ярдәмендә уза.

Гомумән алганда, ел саен Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 30-40 кеше лауреат була.

2017 елдан премия кысаларында кечкенә геройлар форумы уза, анда батырлык эшләгән балалар, яшь спортчылар, олимпиадалар һәм конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнә.

Быел бүләкләү дүрт номинация буенча узды: «Яшь Герой», «Безнең заман геройлары», «Гуманитар миссиядә катнашучы» һәм «Гуманитар штаб».

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International