Фәрит Мөхәммәтшин «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе, 16:06

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында “Ел инженеры” III республика бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Парламент башлыгы әйтүенчә, быел бәйге  көндәшлекнең көчәюе, санкцияләр басымы шартларында узса да, асылда барлык тармакларны колачлауга ирешкән. Анда республиканың төп вузлары һәм предприятиеләреннән талантлы яшь, шулай ук тәҗрибәле инженерлар катнашкан.

– Казанышларыгыз төп предприятиеләр һәм инженерлар әзерләүче вузлар белгечләре тарафыннан югары бәяләнде. Оешмаларыгызның җитештерү мөмкинлекләрен үстерүгә, көндәшлеккә сәләтен көчәйтүгә лаеклы өлеш кертүегезгә ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Республика оешмалары һәм предприятиеләренең халыкта ихтыяҗ зур булган продукциясе артында инженерлар тора Әлеге һөнәр нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәләрендә зур казанышларга ирешүгә ярдәм итә.

“Ел инженеры” республика бәйгесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән гамәлгә куелган. Быел бәйге 3 категория: инженерлык белгечлекләре буенча белем алучы студентлар өчен – “Булачак инженерлар”; предприятиеләрдә эшләүче 35 яшькә кадәрге инженерлар өчен – “Яшьлек, уңыш, перспектива”; 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлар өчен – “Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык” категорияләре буенча үткәрелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International