Профильле комитет махсус хәрби операциядә катнашучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында тәкъдимне хуплады

2022 елның 20 декабре, сишәмбе, 12:43

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җәмәгать судьясы вазыйфасына кандидатураны карадылар, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзалары составын яңарттылар һәм берничә закон проектын карадылар. Аны комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров үткәрде.

Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдиме буенча комитет, вәкаләтләр срогын чикләмичә, Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 3 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп сайлау өчен, Раян Зәйнетдинов кандидатурасын карады һәм хуплады.

Комитет утырышында шулай ук ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе составына кертү өчен Тимур Сергеев һәм Әмир Вальщиков кандидатуралары каралды һәм хупланды. Кандидатларны комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте. Адвокатлар эшчәнлеге һәм адвокатура турындагы федераль законнар нигезендә Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе вәкиллек нормалары буенча 13 әгъза белән ике елга төзелә. Республика законнары нигезендә составны ТР Дәүләт Советы сайлый.

Комитет ТР Дәүләт Советына "ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзалары вазыйфасына кандидатлар турында" мәсьәләне кертүне тәкъдим итте.

VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе барышында гражданнардан килгән суд приставлары хезмәте карамагындагы булган сорауларга кагылышлы наказлар буенча ТР буенча  Суд приставларының федераль хезмәте Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева хисап тотты. Сайлаулар барышында гражданнардан суд приставлары хезмәте эшчәнлегенә кагылды 26 наказ килгән. Аерым алганда, гражданнар суд приставлары хезмәте бүлекчәләренең эшен оештыру, шулай ук алимент түләү тәртибе мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән. Күп кенә наказлар уңай хәл ителгән, тагын биш мөрәҗәгать контрольдә тора, чөнки алимент түләүче кеше эзләүдә, исә бурычлылары өчен җаваплылыкка тарту чаралары күрелгән торган затларга кагыла.

Мәгълүматны комитет игътибарга алды.

Бүген парламентарийлар «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.  Документны Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тәкъдим итте.

Закон проектында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында статья өстәргә тәкъдим ителә. "Хәзер безгә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын яклау чаралары, хезмәт хокукларын яклау, кредитлар буенча кичектерүләр алу, акчалата тәэминат итү буенча сораулар күп килә, - диде омбудсмен. - Без мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, шулай ук иреклеләр һәм аларның гаилә әгъзаларының бушлай юридик ярдәм алуга хокукларын закон дәрәҗәсендә ныгытырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Шундый ук инициатива РФнең 9 субъектында хупланды ".

Закон проекты комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак. 

Комитет утырышында шулай ук Комитетның быелгы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2023 елга план расланды.

 

        

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International