Профильле комитет депутатларның инициатив төркеменә Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кире алырга тәкъдим итте

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе, 13:27

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатларның инициатив төркеменә тәкъдим ителгән редакциядә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында кертелгән закон проектын кире алырга тәкъдим итте. Мондый карар бүген профильле комитет утырышында кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты кичә Дәүләт Советына 37 кешедән торган депутатлар төркеме тарафыннан кертелде, бу ТР Конституциясенең 76 статьясындагы 2 өлеше нигезләмәләренә туры килә, аның нигезендә Төп законга үзгәрешләр кертү буенча закон чыгару инициативасы хокукы, аерым алганда, парламент депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бере булган очракта гына бирелә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты Дәүләт Советы Рәисенең күрсәтмәсе белән төзелгән республика законнарын федераль законнарга туры китерү буенча эшче төркем тарафыннан эшләнгән. "Эшче төркемнең төп бурычы - теләсә нинди кардиналь конституцион яңалыклар белән бәйле гомуми социаль-сәяси һәм икътисадый куркынычлар системасын бәяләү, шулай ук конституцион текстның тотрыклылыгын һәм баланслылыгын саклап калу", - дип ассызыклады профильле комитет җитәкчесе. Альберт Хәбибуллин шулай ук «Конституция, теләсә нинди социаль күренеш кебек үк, үзгәрешләр кичерә», дип билгеләп үтте.

Республиканың гамәлдәге Конституциясе җиде бүлектән һәм 126 статьядан тора. Депутатлар тәкъдим иткән закон проекты белән 58 статьяны үз эченә алган 6 бүлеккә үзгәрешләр кертелә. ТР Конституциясенең егерме ике нормасын үз көчен югалткан дип танырга тәкъдим ителә.

"РФ Конституциясенең 129 статьясындагы 4 өлеше нигезендә субъектлар прокурорлары, хәрби һәм Россия Федерациясе субъектлары прокурорларына тиңләштерелгән башка махсус прокуратуралар Федерация Советы белән консультациядән соң вазыйфага билгеләнә һәм үз вазыйфасыннан  РФ Президенты тарафыннан азат ителә, - диде Альберт Хәбибуллин.

Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына кандидатура килештерү буенча Татарстан Республикасы югары вазыйфаи затының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләрен билгеләү нормасы үз көчен югалткан дип таныла. Россия Федерациясе Генераль прокурорын Россия Федерациясе субъектлары прокурорлары вазыйфасына билгеләү турында Россия Федерациясе субъектлары белән килештерү кирәклеге турындагы норма үз көчен югалта".

Эшләнгән закон проектында Татарстан Республикасы Конституция судының «Аерым федераль конституциячел законнарга үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 8 декабрендәге 7-ФКЗ номерлы Федераль конституциячел закон нигезендә бетерү факты исәпкә алынган. Татарстан Республикасы Конституциясе текстыннан Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларын билгеләү тәртибе, аның компетенцияләре, эшләрне карау тәртибе турындагы нигезләмәләр төшереп калдырыла.

Республика гражданлыгы турындагы нормалар да үз көчләрен югалткан дип таныла, чөнки Россия Конституциясе нигезендә гражданлык мәсьәләләре бары тик федераль законнар белән генә җайга салына.

Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, кертелә торган үзгәрешләрнең шактый өлеше дәүләт хакимияте органнары системасын, аларның вәкаләтләрен, эшчәнлеген һәм аларның үзара хезмәттәшлеген җайга сала торган нигезләмәләрне актуальләштерүгә юнәлдерелгән.

Альберт Хәбибуллин шулай ук тел мәсьәләсен "шактый четрекле" дип атады. Россия Конституциясенең 77 статьясы нигезендә РФ субъектының иң югары вазыйфаи затына карата таләпләр РФ Конституциясе һәм федераль закон белән генә билгеләнә. Димәк, эшләнгән закон проекты ТР югары вазыйфаи заты вазыйфасына кандидатка Татарстан Республикасының дәүләт телләрен белү турында таләпне кире кага.  Шул ук вакытта хокукый норма да саклана, аның нигезендә дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, республиканың дәүләт учреждениеләрендә Татарстанның дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла. Шуңа бәйле рәвештә республиканың иң югары вазыйфаи заты вазыйфасына кандидат өчен «үз вәкаләтләрен башкарганда республика дәүләт телләрен куллану мәҗбүрилеге» критерие кертелә.

Татарстан Республикасы Конституциясендә шулай ук Татарстан Республикасының югары вазыйфаи затының ант текстын беркетергә тәкъдим ителә.

Республиканың иң югары вазыйфаи заты атамасы турындагы мәсьәлә бүген аеруча бәхәсле булды. Эшләнгән закон проектында «Татарстан Республикасы башлыгы» тәкъдим ителә.  Депутатлар закон проектында Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи затын атаганда тарихи һәм милли үзенчәлекләр искә алынмавын әйттеләр. Мондый мөмкинлек «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-Ф3 номерлы Федераль законда каралган.

"Миндә закон проектына карата  тирән канәгатьсезлек хисе бар, - диде депутат Римма Ратникова, - без иң югары вазыйфаи затның атамасын республикабызның үзенчәлекләрен исәпкә алып тәкъдим итәргә тиешбез. Төрки телләрдән дә алырга була, өстәвенә, хәзерге вакытта без ислам дөньясы илләренә дә юнәлеш тотабыз». Мөмкин булган исемнәрнең берсе сыйфатында Римма Ратникова «юлбашчы» дигән сүзне тәкъдим итте.

 «Минемчә, тәкъдимнәрнең күбесе кабул ителергә мөмкин, – дип билгеләп үтте закон проекты инициаторларының берсе Марат Галиев. – Президент вазыйфасы турында сөйләсәк, бу вазыйфаның ничек барлыкка килгәнен искә төшерәсем килә. Ул 1991 нче елда бөтенхалык тавыш бирү юлы белән барлыкка килде. Ә халыкның ихтыяр белдерүе юридик өстенлеккә ия. Әгәр халык Президент вазыйфасына тавыш биргән икен, ничек итеп без аны үзгәртә  алабыз?». Марат Галиев шулай ук республиканың югары вазыйфаи заты атамасы «Балтач районында да, Самара өлкәсендә дә һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш» диде.

Тәкъдим ителгән закон проекты белән «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы шартнамәсенә сылтама төшереп калдырыла.

Бу нигезләмәгә аңлатма биреп, Альберт Хәбибуллин «хәзерге шартларда республика һәм федераль үзәкнең мөнәсәбәтләрнең формасы түгел, бәлки аның эчтәлеге әйдәп баручы фактор булып тора», дип билгеләп үтте. Марат Галиев әлеге аңлатмага каршы чыгыш ясады һәм шуның белән «Татарстанның Россия Федерациясе составына керүе өлешендә без бөтен хокукый нигезне шик астына куябыз» дип аңлатты.

Профильле комитет депутатларның инициатив төркеменә тәкъдим ителгән редакциядәге Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кире алырга тәкъдим итте.

Бүген комитет утырышында Дәүләт Советы депутаты статусы һәм җирле үзидарә турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары каралды. Ике закон проекты да республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, җирле үзидарәнең аерым вәкаләтләре турында сүз бара.  Дәүләт Советы депутаты статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты Дәүләт Советы депутаты җаваплылыгының яңа чараларын (кисәтү, биләп торган вазыйфадан азат итү, вәкаләтләр срогы чыкканчыга кадәр  Дәүләт Советында вазыйфа биләүне тыю) һәм аларны куллану нигезләрен күздә тота.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International