"Бердәм Россия» дә 2023 елда төбәк бүлекчәләренең бурычлары турында фикер алыштылар

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе, 14:20

«Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитетында "2023 елда партиянең төбәк бүлекчәләренең агымдагы бурычлары турында» дигән темага селектор киңәшмәсе булды. Видеоконференция режимында әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Партиядәшләргә сәламләү сүзе белән Партиянең Генераль советы Секретаре, Россия Федерациясе Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак мөрәҗәгать итте. Ул хезмәттәшләренә илнең яңа территорияләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук «Бердәм Россия» активын махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларны үтәүче мобилизацияләнгән гражданнарның һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәргә чакырды.

«Россия Президенты боерыгы белән мобилизацияләү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Президент эш төркеме оештырылды. Сезнең һәркайсыгыз әлеге төркем эшендә катнашачак. Безнең төбәк бүлекләре, иҗтимагый кабул итү бүлмәләре – безнең өчен бик мөһим мәгълүмат чыганагы", - диде Андрей Турчак, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Исегезгә төшерәбез, бердәмроссиялеләр инициативасы белән мобилизацияләнгән  һәм үз теләкләре белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзләре эшләп киткән оешма-предприятиеләрдә эш урыннарын саклап калу гарантияләнгән, кредит каникуллары һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен пеняга мораторий кертелгән. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, шул исәптән үз теләкләре белән хәрби бурычларны үтәүгә җәлеп ителгән гражданнар, сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын һәм аңа бәйле ярдәм чараларын ала алалар.

Видеоконференция кысаларында ил субъектларындагы региональ бүлекләр арасында үткәрелгән конкурсларга йомгак ясалды. "Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Партия IT-инфраструктурасын үстерү» номинациясендә билгеләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International