Фәрит Мөхәммәтшин республика ата-аналар советы утырышында катнашты

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе, 14:59

Бүген Казанда онлайн режимда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы утырышы узды, анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар, тәрбия эше буенча мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре яшь буынны тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләренең ролен күтәрү турында фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Мәктәпнең миссиясе – балаларны тәрбияләү һәм укыту – бу аерылгысыз процесс, чөнки тәрбияне укытудан аерып булмый, – дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, укытучыларны һәм ата- аналарны сәламләп, – ләкин ата-аналар тәрбиядә төп роль уйныйлар, чөнки күп нәрсә нәкъ менә гаиләдә салына». Профильле министрлык башлыгы ассызыклаганча, мәктәп һәм ата-аналар арасында диалог кору бик мөһим, бу максат белән 2020 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Республика ата-аналар советы оештырылган, ул республиканың барлык ата-аналар җәмгыятьләрен берләштерә.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, мәктәп тормышының көнүзәк мәсьәләләре һәм иҗтимагый контрольгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен ата-аналарның республика советы утырышка кимендә чиреккә бер тапкыр җыела.

«Бүген ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм "Татарстан – Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән күтәрелә торган балаларны һәм яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре бик актуаль, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Баланы тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрне торгызу, гаилә институтын ныгыту бүгенге фикер алышуның төп темасы булып тора». Гаилә кыйммәтләре турында сөйләгәндә, парламент җитәкчесе бу институтның «барлык заманнарның һәм халыкларның бәяләп бетергесез кыйммәте», «дәүләтнең нигезе һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый потенциалын формалаштыру һәм үстерү нигезе» булып торуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, гаиләнең абруен арттыруга, аның социаль һәм хокукый яклануына зур игътибар бирелә.

Татарстан Президенты инициативасы буенча җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган гаиләләр өчен яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале (2021) булдырылды. Соңгы елларда Татарстанның 1000гә якын гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде – алар барысы да чирек гасырдан артык никахта яшәп ныклы гаилә бәйләнешләрен һәм традицион нигезләргә тугрылыкны күрсәттеләр.

Парламент Рәисе фикеренчә, әти-әниләре аерылышу процессында булган балаларга аерым игътибар бирергә кирәк. «Гаилә кору җиңел, аны саклау авыр. Никахлар таркалуның 80 процентка якыны суд карарлары буенча рәсмиләштерелүен исәпкә алсак, суд мәйданчыкларында медиаторлар эшенә басым ясарга кирәк. Бу мәсьәләләрдә суд эшләрен  читтән торып алып бару ярамый, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.  – Без парларны татулаштыру өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга тиеш. Гаилә иминлеген профилактикалауга, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә, гаилә берлекләрен ныгытуга күбрәк игътибар бирергә кирәк».

Шул ук вакытта Татарстан Идел буе төбәкләре арасында төзелгән гаиләләр саны буенча алда бара. Узган ел аларның саны 27% ка арткан (агымдагы елның 11 аенда – 11,4% ка). Соңгы ике елда балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә аерылышулар саны кимегән (17,6% ка).

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, ата-аналарның һәм балаларның сәламәтлеген саклау, тулы булмаган, яшь һәм күп балалы гаиләләр, асрамага балалар алып тәрбияләүче ата-аналар аерым игътибар таләп итә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә агымдагы уку елы башыннан старт алган «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүр» дәресләрендә гаилә һәм балачак мәсьәләләрен күтәрергә мөмкин.

Ул шулай ук ата-аналар җәмгыяте вәкилләренә бу юнәлештә эшне көчәйтү теләге белән мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова коллегаларының игътибарын хәзерге шартларда гаилә һәм мәктәпнең үзара бәйләнеше мәсьәләләренә юнәлтте. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЮХИДИ вәкилләре белән бергә кышкы каникуллар чорында балаларның имин ялын оештыру һәм балалар катнашында юл-транспорт һәләкатләрен кисәтү мәсьәләләре дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International