КПРФ фракциясе утырышы узды

2022 елның 23 декабре, җомга, 09:22

Бүген Дәүләт Советында, парламентның утыз сигезенче утырышы алдыннан, КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар алда торган утырыш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, 2022 елга эш нәтиҗәләре ясадылар, шулай ук фракциянең 2023 елга эш планын расладылар. Утырышны КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.

Быел фракциянең 11 утырышы узган, фракция әгъзалары 4 матбугат конференциясе, 3 түгәрәк өстәл, 6 эшлекле киңәшмә уздырган, аларда ТКХ һәм бакчачылык хуҗалыкларын үстерү, тарих, мәдәният һәм архитектура һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

КПРФ фракциясе әгъзаларының традицион эш формасы булып гаризалар һәм депутат мөрәҗәгатьләре кала. Быел парламент утырышлары барышында фракциянең 9 мөрәҗәгате яңгырады, 5 депутат таләбе кертелде. Сораулар «Кояшлы шәһәр» торак комплексында төзелеш барышында җибәрелгән хокук бозулар өлешендә чаралар күрелмәү фактларына, Чаллы шәһәренең 62 нче комплексында төзелеш факты буенча чаралар күрү зарурлыгына кагыла.

Фракция депутатлары тарафыннан гражданнарның 462 мөрәҗәгате каралды.

КПРФ фракциясенең эш нәтиҗәләре турында депутатлар Дәүләт Советында 26 декабрьдә узачак матбугат конференциясендә сөйләргә планлаштыралар.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International