2022 елга республика бюджетына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 23 декабре, җомга, 12:23

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Керемнәр 45,5 млрд. сумга, чыгымнар - 52,6 млрд. сумга арткан.

"2022 нче финанс елы җиңел булмады, - дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, закон проектын тәкъдим итеп, - вәзгыятьне даими мониторинглау һәм макроикътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү максатларында тиешле оператив чаралар күрү таләп ителде. Безнең төп бурыч, элеккеге еллардагы кебек үк, бюджет тотрыклылыгын саклап калу, бюджет керемнәренең тиешле күләмен алу һәм һәр бюджет сумын нәтиҗәле файдалану, бюджетның чыгым өлеше буенча җентекләп тикшерелгән карарлар кабул итү, шулай ук гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне үтәү иде».

Профильле комитет рәисе әйтүенчә, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты канунга үзгәрешләр проектын караган һәм бюджетның керем өлешенә өстәмә рәвештә 45 млрд. 473 млн. сум үзгәрешләр кертү кирәклеген раслый. Бу акчалар 25 млрд. 464 млн. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр һәм 20 млрд. 9 млн. сум күләмендә федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган керемнәр хисабына кергән.

2022 елда республика бюджетының чыгым өлешен 52 млрд. 57,5 млн. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Акчалар агымдагы чыгымнарга, шулай ук илкүләм проектлар һәм федераль программалар чараларын финанслауга тотылачак. Шул ук вакытта, Леонид Якунин ассызыклаганча, бюджетның социаль юнәлеше саклана.

Нәтиҗәдә, республиканың бюджеты 2022 елга түбәндәге параметрлар белән ябылды. Керемнәр буенча - 450 млрд. 752 млн. 903,3 мең сум, чыгымнар буенча - 466 млрд. 842 млн. 920,3 мең сум. Дефицит - 16 млрд. 90 млн. 17 мең сум.

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International