Депутат статусы турындагы законга үзгәрешләр кертелде

2022 елның 23 декабре, җомга, 12:55

Бүген парламент утырышында Дәүләт Советы депутаты статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Закон проекты тарафыннан депутат җаваплылыгының яңа чаралары һәм аларны куллану өчен нигезләр каралган.

Депутат Николай Рыбушкин билгеләп үткәнчә, депутат статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле, аерым алганда, Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында федераль канунга.

Закон проектында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына карата яңа җаваплылык чаралары (кисәтү, депутат вәкаләтләрен туктатмыйча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында биләгән вазыйфасыннан азат итү, аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вазыйфалар биләүне тыю), шулай ук аларны күрү өчен нигезләр (аерым алганда, депутат тарафыннан үз статусын депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле булмаган эшчәнлектә куллану; граждан эше, административ эш яисә җинаять эше йә административ хокук бозу турындагы эш буенча яклаучы яисә вәкил буларак катнашу (законлы вәкил булу очракларыннан тыш); керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясенә  үз вәкаләтләрен башкарганда мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яисә китерергә мөмкин булган  шәхси кызыксынуы барлыкка килү хакында хәбәр итмәү, шулай ук мондый конфликтны булдырмау яисә җайга салу чараларын күрмәү; керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белә торып дөрес булмаган яисә тулы булмаган белешмәләрне бирү карала.

Моннан тыш, закон проектында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату нигезләре исемлеге, шулай ук вәкаләтләрне болай туктату өчен яңа нигезләр карала. Аерым алганда, депутат тарафыннан затларның аны коррупциячел хокук бозулар кылуга тарту максатларында аңа мөрәҗәгать итүнең барлык очраклары турында тиешле мөрәҗәгать булган көннән алып биш көн эчендә Комиссиягә һәм прокуратура органнарына хәбәр итмәү мондый яңа нигез булып тора.

Җаваплылык чаралары күрелгәндә депутат тарафыннан кылынган коррупциячел хокук бозуның характерын, аның авырлыгын, аны кылгандагы хәлләрне, гаепнең дәрәҗәсен депутатның башка чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яисә аны җайга салу таләпләрен үтәвен һәм аның коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән бурычларны башкаруын, шулай ук депутатның үз бурычларын үтәүнең алдагы нәтиҗәләрен исәпкә алу нормасы билгеләнә. Карар кабул ителгән көннән алып бер ел дәвамында депутатка карата яңадан җаваплылык чарасы күрелмәгән булса, ул җаваплылыкка тартылмаган булып санала.

Моннан тыш, коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, бурычларны берничә мәртәбә үтәмәү Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигез дип билгеләнә. Коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, бурычларны депутатның берничә мәртәбә үтәмәве дип вәкаләтләр срогы дәвамында коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләүне, тыюны һәм (яисә) бурычны кимендә ике мәртәбә үтәмәү таныла. Әлеге җаваплылык чарасы Комиссия үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан күреләчәк.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International