Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләре туктатыла

2022 елның 23 декабре, җомга, 13:13

2022 елның 1 ноябрендә «Татарстан Республикасы Конституция судын бетерү, Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

Күрсәтелгән Законның 3 статьясы нигезендә 2022 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләре туктатыла.

"Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вәкаләтләрен туктату турындагы карар Дәүләт Советы карары белән рәсмиләштерелә. Вәкаләтләре туктатылган Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы отставкага чыгарылган дип санала, - дип аңлатты Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин.

Парламент Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары Фәридә Волкова, Фәнис Мусин, Эльмира Мостафина, Гүзәл Удачина, Марат Хәйруллин һәм Фәрхәт Хөснетдиновның вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР башкарган эшләре өчен Конституция суды судьяларына рәхмәт белдерде.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International