Нотариаль палаталарга архив булдыру бурычын беркетә торган закон проекты кабул ителде

2022 елның 23 декабре, җомга, 14:25

Бүген парламентарийлар «Татарстан Республикасында архив эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте. Закон проекты РФ аерым закон актларына үзгәрешләр керткән ике федераль закон кабул ителү сәбәпле эшләнгән.

Дәүләт Советы депутаты, «Мэрхэмэт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева әлеге документны тәкъдим итеп билгеләп үткәнчә, закон проекты белән Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының нотариаль архив булдыру бурычын беркетү, шулай ук хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариусларның архив документларының сакланышын тәэмин итү бурычын кертү өлешендә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, закон проекты нигезендә дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның Россия Федерациясе Пенсия иминияте һәм социаль иминият фондының территориаль органнары белән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны электрон рәвештә алмашу буенча хезмәттәшлеген оптимальләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International